21 февраль – Халыкара туган телләр көне уңаеннан, Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 7нче мәктәпнең 1-2 сыйныф укучылары белән “Иң татлы тел – туган тел” дигән әдәби сәгать үткәрде.
21 февраль көнне бөтен дөнья Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. 20 февраль көнне Песәй авыл китапханәсенә бу бәйрәм алдыннан кунакка «Чулпан» балалар бакчасыннан нәни укучылар килгәниде.
«Туган телем – иркә гөлем»
16 нчы февральдә Гашыйклар Көне уңаеннан Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара өйдән бисквит ясап, "Ашый торган валентинка"дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.
Иске Гришкин авылы китапханәсендә мәдәния тхезмәткәрләре белән берлектә “Исеме аның яңгырый җыр булып” дип исемләнгән герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби хәтер сәгате үткәрелде.
Туган тел көне һәм ТАССРның 100 еллыгы алдыннан Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара "Туган телем матур!" дигән үзләре язган шигырьләр конкурсы үткәрде
Татар китапханәсе 1нче урта мәктәпнең 6 сыйныф укучылары белән (укытучылары Ганиева А.С.)Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
Татар китапханәсендә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 7нче, 11 нче балалар бакчалары сабыйлары өчен әдәби сәгатьләр уздырылды.
Тойма авылы китапханəсендə китапханəче мəдəният хезмəткəре белән берлектə шагыйрь Муса Җəлилнеӊ туган көненə «Исемен калды бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга» дип исемлəнгəн əдəби кичə уздырдылар.
17 февралдә Халыклар дуслыгы йортында, директоры Габдрахманова Ф.И., үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчесе Мария Долгова белән берлектә, «Саулык» социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасында тернәкләнү узучы гражданнар өчен Татарстан АССРның 100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын, Менделеевск муниципаль районының 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында танып-белү интерактивы узды. Чарада катнашучылар өчен Фирүзә Габдрахманова Халыклар дуслыгы йорты буйлап экскурсия үткәрде, алар Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы барлыкка килү тарихы, аның гасырлык социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсеше белән таныштылар. Мария Долгова реабилитантлар белән халык уеннары үткәрде.