Сыйфатка бәйсез бәя бирү Россия Федерациясе Президенты Указы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә
Муса Җәлил исеме бөтенебезгә дә яхшы таныш. Һәр татар кешесе балачактан аның шигырьләрен укып, батырлыгына сокланып үсә һәм горурлана. 14 февраль көнне Псәй авылы китапханәсендә балалар өчен “Муса Җәлил – безнең йөрәкләрдә”дигән әдәби сәгать булып үтте.
Татарстан халыклары ассамблеясенең киңәйтелгән утырышы.
Шушы көннәрдә Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы Йортында Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының йомгаклау утырышы узды. Утырышта Менделеевск шәһәре Халыклар Дуслыгы Йорты директоры, Татарстан халыклары ассамблеясенең Менделеевск районындагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе– Фирүзә Габдрахманова, «ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе» Региональ иҗтимагый оешмасының Менделеевск бүлекчәсе җитәкчесе – Затирко Алла Михайловна, «ТР мариларның милли-мәдәни автономиясе» Менделеевск бүлекчәсе җитәкчесе - Мальгин Геннадий Александрович катнашты.
2019 елда Халыклар дуслыгы йортлары эшенә нәтиҗә ясап, Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы Йорты директоры – И.И. Шәрипов, Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты һәм Татарстан халыклары Ассамблеясенең Иң актив партнерлары Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевскида Дуслык йортлары булып калуын әйтте.
15 нче февраль татар халкының батыр улы шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Тойгуҗа авылы китапханәсе ”Җырларым, сез шытып йөрәгемдә ил кырында чәчәк атыгыз” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды.
15 нче февраль Әфганстаннан совет гаскәрләренең тулысынча чыгарылу көне уңаеннан Тойгужа авылы китапханәсе ”Онытмасак, без яшәрбез” дип аталган күргәзмә -хәтер оештырды.
15 нче февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләренең тулысынча чыгарылу көне уңаеннан Тойгуҗа авылы авылы җирлеге башлыгы Сафин Р. А. 1978-1980 нче елларда Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән, бүгенге көндә туган авылы Тойгуҗада яшәүче авылдашыбыз Миназетдинов Илфатка Рәхмәт хаты тапшырды. Китапханәче Сафина А.А. шулай ук китапханәнең актив китап укучысы Илфатка әзерләгән бәйрәм бүләген биреп, аңа ихлас теләкләрен җиткерде.
Абалач авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Барысы да мәхәббәт белән башлана...” дигән ял кичәсе үткәрде.
Сәйтәк авылы клубы Изге Вәли көне уңаеннан
Сәйтәк авылы клубы Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап.
13 февральдә Камай авылы мәдәният йортында авылдашыбыз, моңлы сандугачыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе уздырылды.