Татар дөньясы февраль аенда татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә «Без - Җәлил варислары» дип аталган әдәби кичә уздырылды.
15 февраль көнне Ижевка МӘДӘНИЯТ йортында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан гашыйклар көненә багышланган «Канатлы Валентин» исемле конкурс-уен программасы үткәрелде.
14 февраль көнне Ижевка авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп һәм авыл китапханәсе белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулу уңаеннан «Әфганстан белән сугылган җаннар» дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрделәр.
15 нче февраль Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн буларак билгеләнеп үтелә.
13 нчы февральдә Тойгужа авылы китапханәсе рус язучы В.М.Гаршинныңның тууына 165 ел тулу уңаеннан ”Сәяхәтче бака” дигән әдәби сәгать үткәрде.
8 февраль көнне Балалар сәнгать мәктәбендә «Сандугач-2020 " II Төбәкара балалар-яшүсмерләр вокаль-хор конкурсы булып узды.В. Гыйззәтуллина.
12 февраль көнне «Гашыйклар көне» алдыннан Турай мәдәният йортында оригиналь валентинкалар ясау буенча традицион мастер-класс оештырылды.
Песәй авыл китапханәсе Песәй урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары белән (педагог-оештыручы Әхмәтгәрәева Г.Г.) "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз"III Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Акциянең оештыручысы булып "Китапханә - мәгълүмат үзәге"Талицк шәһәр округының муниципаль казна учреждениесе тора.
Тойма авылы китапханәсендә китапхәнәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә «Әкияткә кунакка» дип исемләнгән әкият иленә сәяхәт уздырдылар.
Сәйтәк авылы клубында ТАССРның 100 еллыгын каршылап