ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Хоккей турниры АКШның Тампа шәһәрендә узачак. Бу хакта Менделеевск яңалыклары хәбәр итә.


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

3 сентябрьдә балалар сәнгать мәктәбе мәйданында уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка узды.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы алдында Яшьләр парламентына беренче чакырылыш бара, һәм кандидатлар өчен тавыш бирү уздырыла, анда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге республика халкы катнаша.

2019 елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсия яшендәге 22 мең гражданның яңа законнар буенча тиешле социаль ярдәм чараларына һәм ташламаларга хокукын раслады. Тиешле белешмәләр хакимият органнарына һәм ведомстволарга ташламалар бирүче, яисә Пенсия фондының территориаль органнарында, шәхси кабинетта яки МФЦга җибәрелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы белән кулланучылар кооперациясен үстерү» ведомство максатчан программасы буенча авыл хуҗалыгыннан кулланучылар кооперативларының матди - техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә өстәмә конкурс сайлап алуында җиңүчеләрне билгеләде. Грантларның гомуми суммасы 211 млн 856 мең сум тәшкил иткән, шуның 122 млн 877 мең сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

5 сентябрьдә ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында татар телендә «Манзара» исемле иртәнге мәгълүмати-танып белү программасы чыгачак.

Менделеевск районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итә: 2019 елның 10 сентябрендә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Менделеевск шәһәре, Фомин урамы, 19 нчы йорт, 4 нче кат адресы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасында эш бирүче көне узачак.

Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм ТР Кадастр палатасы вәкилләре “Игелекле эшләр көне” хәйрия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен беренче тапкыр консультация үткәрделәр.

Монай авыл китапханәсендә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Тынычлык агачы» акциясе үткәрелде. 

Абалач авыл китапханәсе «Уч төбендә китап» халыкара акциясенә кушылды, һәм хәзерге заман балалар язучылары китаплары белән «Күбәлегем» балалар бакчасына барып таныштырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International