ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

Монаш авылы китапханәсендә «Кыңгырау» балалар бакчасы нәниләре өчен «Китапханә балаларны чакыра» дип исемләнгән экскурсия үтте. Экскурсия Халыкара балалар китабы көненә багышланган иде.

 4 апрель көнне Ижевка авыл китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен «Китап-балаларның иң яхшы дусты» дип исемләнгән китап күргәзмәсе узды.


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Расписание кинофильм кертелде кинотеатрында «Юность» 4-10 апрель

2 апрель-Халыкара балалар китабы кэне. Элеге кэннен нэкь шул датага билгелэнуе дэ очраклы тугел. Ул балалар яратып укый торган эчтэлекле дэ, кызыклы да булган бик куп китаплар авторы, Даниянен бэек язучысы Ганс Христиан Андерсен белэн бэйле. Бала укый-яза белгэнче ук укуга кызыксындыру  максатыннан, Сэйтэк авылы китапханэсендэ мэктэпкэчэ яшьтэге балалар эчен  «Китап-юл курсэтуче маяк ул!»дип исемлэнгэн энгэмэ уздырдырылды.

2 апрель көнне Иске Гришкин авылы китапханәчесе Бармакова Г.И., укытучылар Иштанова А.М., Попова Н.А. башлангыч класс укучылары өчен балалар китабы көне уңаеннан “Яраткан китапларыбыз битләреннән” исемле әдәби уен үткәрделәр.

Сэйтэк авылы китапханэсендэ «Лэйсан» балалар бакчасындагы балалар эчен, тэрбиячелэре Ефимова Л.М. Бэтендэнья кошлар кэненэ багышланган «Канатлы дусларыбыз» дип исемлэнгэн танып белу сэгате уткэрелде.

Илнәт авылы китапханәсе «Прочтите это немедленно!» дигән халыкара акциядә катнашты. Бу акция 2019 елның 2 апрелендә 12.00 сәгатьтә, Халыкара балалар китабы көнендә узды. Чара балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын китапка, укуга, китапханәгә җәлеп итү, яшь буынны әхлакый тәрбияләүдә әдәбиятның ролен күтәрү максатыннан үткәрелде. Акция кысаларында, “2019 елда юбиляр язучыларның китапларын укыйбыз” дигән дәрес уздырылды.


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Ел саен безнең илдә “Кошлар көне” билгеләп үтелә. Кошлар кешеләргә шатлык бүләк итәләр, матурлыклары, сайраулары белән сокландыралар. Монаш авылы китапханәсендә 2 һәм 4 сыйныф укучылары өчен «Кош тавышлары» дигән уен программасы узды.

Балалар китабы көне уңаеннан Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. укучыларны балалар өчен язылган китаплар белән таныштырды һәм аларга “Әкият тирында“ уены тәъдим итте. Балалар сорауларга дөрес җаваплар табып, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

2 апрель – Халыкара балалар китабы көнедә, Татар китапханәсенә 7мәктәпнең 1сыйныф укучылары килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International