Эшләүче яшьләр арасында ел саен уздырыла торган «Наше время - Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивале җиңүчесе - гамәлдәге махсус хәрби операциядә катнашучы Ренат Шәйдуллинга проектны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Рәиснең Рәхмәт хатын тапшырдылар..
Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие өчен кая мөрәҗәгать итәргә. Белгечләр ике вәзгыятьне карадылар.
Бу елның апреленнән Россия Социаль фонды Татарстан бүлегенең Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны кабул итүнең эксперименталь графигы буенча эшли, шул исәптән ял көннәрен дә кертеп. Өстәмә кабул итү өчен белгечләргә консультация сорап 200дән артык граждан мөрәҗәгать итте.
80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга Социаль фонд иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүне ике тапкыр арттыра. Бу картлык буенча иминият пенсияләрен алучыларга кагыла.
ТР икътисад министрлыгы ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фондының "Минем бизнес" үзәге белән берлектә Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләр продукциясен маркетплейсларда алга этәрү буенча «Pro_markетплейс» укыту форум-марафоннарының яңа сериясен башлап җибәрә. Беренче укыту марафоны 14 августтан узачак һәм Wildberries маркетплейсында пропагандалауга багышланачак.
Хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби хезмәт үтә торган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие һәм хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби хезмәт үтә торган хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие 81-ФЗ2 номерлы Федераль закон белән каралган. Аңа ярашлы рәвештә, балага айлык пособие бала туган көннән билгеләнә, әмма баланың әтисе хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәтне башлаган көннән иртәрәк түгел. Пособие бала караучыга пособие алырга хокуклы булган чорда түләнә һәм бала өч яшькә җиткәч, әмма әтисе хәрби хезмәтне тәмамлаган көннән дә соңга калмыйча, туктатыла.
Рәсми эш стажы зур булган кешеләр лаеклы ялга 2 елга иртәрәк чыга ала: ир - атлар өчен 42 ел, хатын-кызлар өчен 37 ел
1 августтан Татарстанның социаль фонды 250 меңнән артык эшләүче пенсионерга пенсияләрне яңадан исәпләп чыгарды. Бу яңадан исәпләү гаризасыз башкарылган.
2023 елның 2-10 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның янгын куркынычы югары (4 класс) булыр дип көтелә.
Лаеклы хезмәт хакы белән кызыклы эш табарга телисезме? - каравылчы хезмәтенә өйрәнегез.