ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге ата-аналар балаларны укыту өчен ана капиталын тизрәк һәм җиңелрәк куллана алсын өчен, республиканың мәгариф оешмалары белән мәгълүмат алмаша. Бүгенге көндә 29 югары уку йорты, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә учреждение белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.

21-23 апрельдә Чистай шәһәрендә 2010 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды, анда Айсберг командасы катнашты.


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

«Тикшерелгән бизнес» Интернет-ресурсы — эшмәкәрләр өчен контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның цифрлы платформасы.

Хөрмәтле менделеевлылар!

Иртәгә, 25 апрельдә, ремонт эшләре белән бәйле рәвештә 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Луговая, Гараж, Тойма, Механизатор урамнары буенча салкын су белән тәэмин итүне сүндерү булачак.

Шулай ук түбәндәге адреслар буенча: 

Төньяк урамы,2 нче йорт,4 нче йорт, 6 нчы йорт

Дуслык урамы, 6 йорт, 8 йорт, 10 йорт 

Хезмәт урамы,8 нче йорт, 9 нчы йорт

 10 нчы балалар бакчасы

Агымдагы елның 3 апреленнән Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының барлык суд участокларында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша гамәлгә ашырыла торган җәмәгать судьяларына алдан язылу функционалы гамәлгә кертелде. "Электрон чират" сервисы гражданнарга эш материаллары белән танышу, суд акты бирү, шул исәптән законлы көченә керү билгесе, башкару кәгазе яки архив документлары белән танышу өчен суд участогына кабул итүгә язылырга мөмкинлек бирә.

Пенсия фондына иминият кертемнәрен түләү максатыннан мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә үз теләге белән керүче зат, чикләүләрне (минималь һәм максималь күләмнәрне) исәпкә алып, исәп-хисап чорында түләнергә тиешле иминият кертемнәренең күләмен үзе билгели һәм исәпли.

2022 елдан социаль фонд гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмалары өлешендә пенсия хокуклары турында актив хәбәр итә башлый. Хәбәрләр 45 яшьтән ир-атларга һәм 40 яшьтән хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка җибәрелә, киләчәктә мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.

2002 елдан илдә пенсия системасы иминият принцибына күчте һәм 2002 елның 1 гыйнварыннан эш чорында пенсия күләме граждан өчен Пенсия фондына түләнгән иминият кертемнәре суммасына бәйле була.

Тантаналы чара кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина өч хәрби часть вәкилләренә камазчылар белән бергә җыелган гуманитар йөкнең чираттагы партиясен тапшырды.

«Буыннар истәлеге» хәйрия фонды (алга таба-Фонд) сугыш хәрәкәтләре ветераннарына медицина ярдәме күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International