Дәүләт Думасы Украинада АКШ биологик лабораторияләре эшчәнлеген тикшерү буенча парламент комиссиясенең йомгаклау докладын раслады.
Башлык белән очрашуга дүрт гариза бирүче язылды. Аларны төрле мәсьәләләр борчый: җир кишәрлеген рәсмиләштерү, торак шартларын яхшырту сыйфаты, социаль ипотека , Ык Тамагы авылын төзекләндерү.
РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренә ярашлы, 7 яшькә кадәрге велосипедта йөрүчеләр хәрәкәте өлкәннәр озата баруы белән генә тротуарлар, җәяүлеләр юллары, шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә башкарылырга тиеш.
Язгы-җәйге чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары еш була. Язгы чорда юлларда ешрак велосипедта йөрүчеләр барлыкка килә, күпчелек очракта - балалар һәм яшүсмерләр. Аларның шәһәр буенча хәрәкәт итүе югары дәрәҗәдәге куркыныч белән бәйле, ә куркынычсызлык күп очракта ата-аналарга бәйле. Чөнки еш кына велосипедта йөрүчеләр бернинди кагыйдәләрсез йөри, чөнки аларны моңа беркем дә өйрәтмәгән. Ата-аналар балаларны мәктәпкәчә яшьтән юл хәрәкәте иминлеге нигезләренә өйрәтергә тиеш.
Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия тәкъдимен тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Президентының 2022 елның 20 маендагы ПУ-356 номерлы «Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия турында» күрсәтмәсе нигезендә төзелгән Комиссия (алга таба - Комиссия) Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасын эшләтү буенча ведомствоара комиссия карары белән 2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында яшәүчеләрне элмә такта исемнәрендә һәм язуларында, мәгълүмати белешмәләрдә, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында татар телендә хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементларын республикада җитештерелә торган продукцияне (товарларны) рәсмиләштергәндә, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык милек формасындагы учреждениеләр биналарының тышкы кыяфәтен рәсмиләштергәндә куллануны популярлаштыруга конкурс игълан итә.
1 нче сорау. Гаиләнең җан башына уртача керемен билгеләгәндә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне (социаль хезмәтләр җыелмасының бәясен исәпкә алып яки социаль хезмәтләр җыелмасының бәясен исәпкә алмыйча) нинди күләмдә исәпкә алырга кирәк?
2023 ел башыннан Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге ялда булган 6 800дән артык ана өчен йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиеләрен хуплады. Гомумән алганда, аларга 872,3 миллион сумнан артык акча күчерелгән.
Эшкә сәләтсез гражданны карау буенча компенсация түләүләре турында тулырак мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында укыгыз
9 апрельдә Чаллы шәһәренең «Витязь» спорт мәктәбендә «Алтын Орда» Бердәм көрәш үзәге оештырган катнаш хәрби көрәш буенча ел саен үткәрелә торган «III яшьләр лигасы»турниры узды. Бу турнир елдан-ел зуррак, конкурентлырак һәм тамашалырак була бара.
14-16 апрельдә Татарстан башкаласында кинофорум узачак, аның кысаларында «Детский КиноМай» хәйрия фонды социаль партнерлар белән берлектә балалар фильмнарының бушлай күрсәтүләрен, танылган актерлар, язучылар, музыкантлар белән иҗади очрашулар һәм мавыктыргыч мастер-класслар оештыра.