Дәүләт Думасы мәктәп автобусы түләүле юлларда бушлай йөрергә мөмкинлек бирүче законны өченче, соңгы укылышта кабул итте.
11 нче «Балачак планетасы" балалар бакчасында ачык ишекләр көне үткәрү кысаларында ата-аналар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча театральләштерелгән «Теремкәй» тамашасын карый алдылар.
Чаллының Орган залында Россия Федерациясенең халык артисты, пианист-виртуоз Денис Мацуев концерты булды.
Әлеге сорау күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча Бөтенроссия кайнар линиясен уздыру вакытында иң еш бирелә торган мәсьәләләрнең берсе иде. Өч сәгать эчендә Татарстан Росреестрына консультациягә 50дән артык татарстанлы мөрәҗәгать итте. Татарстан Росреестры экспертлары җавап биргән сорауларның кайберләренә тукталып китәрбез.
РФ ХК 112 статьясы нигезендә, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 Март – Халыкара хатын – кызлар көне Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көннәре, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба-КФҮ ДБУ) бәйрәм алды, ял һәм бәйрәм көннәрендә КФҮ ДБУ бүлекләренең/филиалларының эш графигын тәкъдим итә:
Украина территориясендә Америка биолабораторияләре эшчәнлеген тикшерү буенча парламент комиссиясе түбәндәге нәтиҗәләргә килде: «АКШның медицина-биология программасы Пентагон тарафыннан тормышка ашырыла һәм финанслана, яшерен һәм хәрби-гамәли характер йөртә».
Сугышчы-интернационалистлар мемориалында гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулуга багышланган митинг булды.
Менделеевскида махсус хәрби операция уздыру зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр. Бу машиналар, бинокльлар һәм мичләрдән торган махсус йөк. Бинокльләрне шәһәр Советы депутаты Рамилә Салеева сатып алды. Шулай ук район Советы депутаты Константин Павлов ярдәме белән 2 УАЗ машинасы сатып алынды.
12 февральдә Мөслим авылында «Юность» ССК кубогына" 2007-2009 елларда туган кызлар арасында волейбол турниры узды, анда 5 кызлар командасы катнашты: Мөслим, Менделеевск, Минзәлә, Актаныш һәм Җәлил.
Кулланучы соравы: кер юу машинасы сатып алынганнан һәм урнаштырылганнан соң 4 айдан туктады. Җитештерүче билгеләгән гарантия-1 ел. Сатып алу урыны буенча кибеткә мөрәҗәгать иттем. Ремонт тәкъдим иттеләр. Ләкин, товар сатылганнан соң 15 көннән артык вакыт үткәнгә, мин кер юу машинасын сервис үзәгенә мөстәкыйль һәм үз хисабыма китерергә тиеш. Минем андый мөмкинлегем юк, транспортка заказ бирү кыйммәт. Сатучы таләпләре дөресме?