19 нчы март көнне Песәй мәдәният йортында «Үлем белән кайда сәүдә итәләр?» дигән акциягә кушылып, мәгълүмати сәгать уздырылды. «Һәркем белергә тиеш...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырылды, «Наркотикларсыз тормыш» дигән темага әңгәмә уздырылды, соңыннан сәламәтлек темасына викторина тәкъдим ителде.
18 нче март көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә өлкәннәр өчен эшләп килүче “Хәят” түгәрәгенә йөрүчеләр “Бер җыр тарихы” дип исемләнгән музыкаль кунакханәгә җыелдылар.
19 март көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Петрның бөек эшләре"дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.
Бөтендөнья шигърият көнен бәйрәм итү кысаларында Үзәк китапханәдә 6-8 сыйныф укучылары өчен " Шигырьләрнең яңгыравык тамчылары" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
Монай балалар бакчасында «Юбиляр шагыйрьләр" дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. Төп герой-Корней Иванович Чуковский. Чара балалар китабы атналыгы кысаларында узды.
18 март көнне Тойма мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Россия һәм Кырым - без бергә: Кырымның Россия белән берләшүе" темасына мәгълүмати сәгать үткәрелде.
19 март көнне Турай авыл мәдәният йортында «Файдага уйныйбыз» исемле уен программасы булып узды.
18 март көнне Турай авыл мәдәният йортында Кырымның Россия белән кушылуы көненә багышланган видео-презентация булып узды.
ТатарТәкәш авыл клубы каршында Нәүрүз бәйрәме гөрләп утте.
Тойма авыл китапханәсендә китапханәче һәм мәдәният йорты директоры балалар өчен “Китаплар белән дус булыгыз - аларны саклагыз!” дигән китапханә дәресе үткәрделәр