ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

 Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ннән 2022 елның  22 феврале 18.00 сәгатьтән  23 феврале 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде.

2022 елның 23 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

-төнлә һәм көндез секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда 15 метрга кадәр);

- юлларда бозлавык, урыны белән көчле кар көртләре;

- буран вакытында төнлә һәм иртән күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк

 

Сәйтәк авыл китапханәсендә «Үз телен хөрмәт итмәгән, үз халкын да хөрмәт итә алмый»дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.

Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында үзәк китапханә «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә «Россия халыклары»дип исемләнгән музыкаль-этнографик сәгать үткәрде.

21 февральдә бөтен дөнья Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Шушы матур бәйрәм уңаеннан Песәй балалар бакчасында тәрбиячеләр белән берлектә «Туган телем-бәллүр инеш" дип исемләнгән әдәби – танып-белү сәгате үткәрелде.

23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Иңнәренә погон таккан хәрбиләрнең генә түгел, «ил», «Ватан», «бурыч» дигҽн сүзләргә битараф булмаган һәрбарчабызның бәйрәме бу. Шул уңайдан Бәзәкә китапханәсендә “Защитникам Отечества–Слава”  (Ватан сакчыларына дан!) дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.

23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне без туган җиребезне илбасарлардан батырларча саклаучыларга, шулай ук тыныч вакытта авыр һәм җаваплы хезмәт итүчеләргә хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Абалач авыл китапханәсе Абалач урта мәктәбе белән берлектә " Менә без нинди солдатлар" дип исемләнгән интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде.

Балалар китапханәсендә 7 мәктәпнең 1 сыйныф укучылары өчен ( сыйныф җитәкчесе Муллахмәтова Л. Т.) Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Россия геройларының данлы варислары» дип исемләнгән уен программасы булып узды.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан китапханәдә «Армия альбомы» дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү оештырылды.

Инде берничә дистә ел 23 февральдә без Ватанны саклаучылар көнен зурлап һәм бөтенхалык тарафыннан билгеләп үтәбез. 23 февраль-Россиянең Хәрби дан көне. Бу көндә үз Ватаныңны ярату, хөрмәт итү һәм яклау, кирәк булган очракта, аны лаеклы саклый белү  төшенчәләренә тирән мәгънә салынган. Бу бәйрәм көненә Илнәт авыл китапханәсендә «Сугыш турында хакыйкать»дип исемләнгән әдәби күзәтү үткәрелде.

Иске Гришкин авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары (укытучысы Иштанова А.М.) белән берлектә «Туган телнең бәллүр чишмәсе»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International