ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

1 февральдән  пычрату чыганакларын автоконтроль системалары белән тәэмин итмәгән   өчен штраф салу турында закон үз көченә керә

Вакытыннан алда башкарылучы эш

Пенсиягә китүче гражданнар белән Пенсия фонды белгечләре алдан ук эш алып баралар. Бу максатта эш бирүчеләр белән  куркынычсыз элемтә каналлары буенча үз хезмәткәрләренә пенсия эше макетын алдан ук  формалаштыру өчен  РПФ органнарына   мәгълүмат бирү турында килешүләр төзелгән.  Бүгенге көндә шундый 50 меңгә якын килешү төзелгән. 2021 елда 29 меңнән артык электрон түләү макеты формалаштырылган.

2022 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлегендә ел нәтиҗәләре буенча коллегия узды.

«Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» 1995 елның 22 декабрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясындагы 5 пункты нигезендә алкоголь продукциясен ваклап сату җайга салучы орган билгеләгән бәяләрдән түбән булмаган бәяләргә генә гамәлгә ашырыла.

Балалар китапханәсендә бөек рус рәссамы, искиткеч пейзажист Иван Иванович Шишкинның тууына 190 ел тулу уңаеннан «Урман тылсымчысы» исемле күргәзмә урнаштырылган.

27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Т.А. Маврина исемендәге "Түбән Новгород дәүләт балалар китапханәсе» тарафыннан оештырылган «Блокада турында укыйбыз» акциясе бу вакыйгага багышланган.

Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара әлеге бәйрәм уңаеннан " Кәгазьдән Кыш Бабай ясау" буенча мастер-класс үткәрде.

31 гыйнварда хакимияттә район җитәкчесе Радмир Беляев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә башкарма комитетның аппарат киңәшмәсе булды.

30 гыйнвар көнне Монай авыл мәдәният йортында Россия халыклары  сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында  "Халык уеннары кичәсе" булып узды. Әлеге чараның максаты-балаларны төрле халыкларның гореф-гадәтләренә җәлеп итү.

31 гыйнварда район җитәкчесе Радмир Беляев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә эшлекле дүшәмбе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International