ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

22 гыйнварда «Батыр» спорт мәктәбендә 2011-2012, 2013-2014 нче елгы балалар арасында тхэквондо буенча Менделеевск шәһәре ачык фестивале узды.

2022 елның 24 гыйнвар кичендә, 25 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда - төнлә һәм иртән).

Кышкы чор-чаңгы, чаналарда шуу өчен менә дигән вакыт. Әле генә яуган ак кар өстендә тәгәрәп, кар көртләрен казып, юллар салып балалар  ләззәт ала .Татар Тәкәше балалары ял көннәрендә өстәл теннисы уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, ә соңыннан авыл мичендә пешерелгән коймак белән тәмле чәй эчтеләр.

21 гыйнварда дөньяда халыкара кочаклашулар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне АКШта 1986 елда милли кочаклашулар көне буларак уйлап тапканнар. Бу  халәт җан җылысын алмашырга мөмкинлек бирә, шулай ук кеше саулыгына яхшы йогынты ясый: кочаклаулар иммунитетны яхшырта, окситоцин дәрәҗәсен арттыра.

Кыш - балаларга күңел ачу өчен иң яхшы вакыт. Кышкы уеннар елның салкын вакытын күңелле һәм онытылмаслык итә. 21 гыйнвар көнне Татар Чаллысы авылында күңелле чара узды. Аның максаты - кышкы спорт төрләре белән кызыксынуны үстерү, күнегүләр башкарганда физик сыйфатларны һәм хәрәкәтләнү күнекмәләрен камилләштерү, җитезлекне арттыру, хәрәкәтләрне координацияләү, ә иң мөһиме организмны сәламәтләндерү

Фикердәшләрне, талантлы кешеләрне каршылау  күңелле вакыйга Тихоново китапханәсе Россия Пенсионерлар берлеге активистларын, кунакларны бик теләп кабул итте.

23 нче гыйнвар көнне, Турай авылы мәдәният йорты каршында, балалар өчен «Кышкы могжизалар» исемле конкурс-уен программасы узды.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте

23 гыйнвар көнне Енабердино мәдәният йортында Ленинград камалышын өзүгә багышланган әдәби кичә үткәрелде.

22 гыйнвар көнне Енабердино мәдәният йортында яшьләр өчен "Без иң яхшы студентлар" дигән күңел ачу программасы узды.

22 гыйнвар көнне Тойма авыл мәдәният йортында "Чын әкият"исемле сәламәтләндерү программасы булып узды.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International