Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 28 июнендәге 1037 номерлы карары нигезендә 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны кертеп, ялгызы гына тәрбияләүче ата-аналар, шулай ук Россия Федерациясе гражданлыгы булган һәм йөклелекнең беренче 12 атнасында медицина оешмасына исәпкә баскан йөкле хатыннар ай саен түләнә торган пособиеләргә гариза бирергә хокуклы. Пособиене РФ Пенсия фонды түли.
2022 елда яңа гына эшли башлаган яшь кешеләрнең хезмәт эшчәнлеге, кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә, бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.
Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән социаль ярдәм чаралары буенча беренче пособиеләр 15-28 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекләре аша түләнә. Киләсе айларда пособиеләр график буенча 3 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр түләнәчәк.
Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән социаль ярдәм чаралары буенча беренче пособиеләр 15-28 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекләре аша түләнә. Киләсе айларда пособиеләр график буенча 3 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр түләнәчәк.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә гражданнарның сервис үзәкләре, көнкүреш һәм компьютер техникасын төзәтүче оешмалар тарафыннан аларның хокукларын бозуны күрсәткән мөрәҗәгатьләре килә. Кагыйдә буларак, кайбер төзәтү остаханәләрендә һәм сервис үзәкләрендә кулланучыларга, бушлай диагностика ясарга һәм ватылу сәбәбен билгеләргә вәгъдә итәләр. Килешү, товарны кабул итү турында документлар төзелми. Еш кына берничә көннән остаханә яки сервис үзәге хезмәткәрләре товарның төзекләндерелүе һәм аны алырга мөмкин булуын телефон аша хәбәр итәләр. Шул ук вакытта яңа товар бәясенең 80% кадәр булган бәяне дә атыйлар.
Күп кенә сәүдә мәйданчыклары үткәрә торган «киберпонедельник» сату акцияләренә бәйле рәвештә, кулланучылар игътибарын интернет аша товарлар сатуның төп үзенчәлекләренә юнәлтә.
«Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүнең күләмен һәм аның әйләнешен исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын алып бару һәм аның эшләве турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2466 номерлы карары нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында шәхси эшмәкәрләргә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына универсаль транспорт модуле бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында үз эшчәнлеген башкара торган урыннарының барлык адресларын кертү, алга таба FSRAR_ID уникаль идентификаторын бирү мөмкинлеге бирә торган функционал эшләнде.
21 гыйнварда С. Гассар исемендәге мәдәният йортының өченче буын иҗат төркеме, районның ветераннар берләшмәсе активистлары, "Мәдәният һәм агарту" факультеты тыңлаучылары Тихоново авылында булдылар.
Бу хакта "Вконтакте" битендә ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева яза.
Үзәк китапханәдә рус рәссамы И.И. Шишкинның туган көненә багышланган “Табигать күренешен сүрәтләүче оста ” исемле танып-белү сәгате узды.
Без стресс заманында яшибез. Стресс тышкы һәм эчке конфликтлардан: арыганлык, мәнфәгатьләрне, комплексларны кысрыклаудан килеп чыга. Соңгы елларда моңа covid-19 да үз өлешен өстәде. Һәрдаим стресс хәлендә яшәү күңел төшенкелегенә –депрессиягә китереп җиткерә. Шушы авыруны кисәтү максатыннан Бәзәкә китапханәсендә өлкәннәр өчен эшләп килүче “Хәят” аралашу түгәрәгенә йөрүчеләр белән “Күңел тынычлыгын югалтканда нишләргә” дигән темага ачыктан-ачык сөйләшү үткәрелде.