ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2021 ел
шимбә

3 ноябрь көнне Иске Гришкино мәдәният йортында «Бигәш» һәм «Бигәшкәй»ансамбльләренең юбилей концерты булып узды.


3
декабрь, 2021 ел
җомга

2 декабрь көнне Бәзәкә китапханәсендә урта мәктәп белән берлектә Инвалидлар көне уңаеннан “Йөрәктән йөрәккә” дип исемләнгән мәрхәмәтлелек дәресе үткәрелде.

3 декабрь көнне хакимияттә Менделеевск муниципаль районында коронавирус йогышын тарату буенча район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә штаб узды.

3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата-актив яшәү рәвеше алып барырга тырышучы, ныклык һәм сабырлык үрнәге күрсәтүче кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү. Халыкара инвалидлар көне-ул безнең янәшәбездә, тирә-юньдәгеләрнең ярдәменә, игътибарына мохтаҗ кешеләр яшәвен искәртү. Ижевка авыл китапханәсендә Ижевка урта мәктәбенең 2 һәм 4 сыйныф укучылары өчен «бер-береңә йөрәкләрне ачыйк» дип исемләнгән игелек дәресе узды.

Камай мәктәбендә «Алар белән горурланырга була» дигән исем астында әңгәмә узды.

2 декабрь көнне Енабердино авыл китапханәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара. - «Коррупциягә ЮК дип әйтик " – танып - белү сәгате үткәрелде. 

1 декабрьдә гимназиядә рухи-әхлакый тәрбия айлыгы старт ала. Айлык кысаларында шулай ук хокукый, гражданлык-патриотик, социаль-психологик юнәлештәге чаралар да үткәреләчәк.

2021 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

- секундына 17-22 метр тизлектә көчле җил.;

-     буран белән күз күреме начараю;

- бозлавык;

- томан;

- юлларда көчле бозлавык.

Ел саен декабрьнең беренче атнасында 3 нче мәктәптә коррупциягә каршы юнәлешле чаралар уза.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте икмәктә организмга кирәкле күп файдалы матдәләр булуын искә төшерә. Россиядә икмәк, гадәттәгечә, төп туклану продукты булып санала һәм ел әйләнәсе кулланыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International