6 октябрь көнне Бәзәкә авыл мәдәният йортында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Бер очрашу-бер гомер"дип исемләнгән яңа иҗат сезоны ачылды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында 6 октябрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре әби-бабайлар һәм аларның оныклары белән утырмалар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 8 октябрендә төнлә һәм көннең беренче яртысында урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк.
7 октябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен М.Ю. Лермонтовның туган көне уңаеннан «Мин кешеләр арасында гамьсез мосафир» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.
7 октябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре шагыйрь Сергей Есенин иҗатына багышланган 1 нче мәктәп укучылары өчен «Алтын аланлык» дип исемләнгән музыкаль-шигъри сәгать үткәрделәр.
Монай авылы китапханәчесе Ахмедова Н.В. укучылар белән Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Бердәм гаиләдә» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде.
Илнәт авыл китапханәчесе "Василек» балалар бакчасы нәниләрендә кунакта булды һәм «Туган телдә сөйләшик»дип исемләнгән әдәби минут үткәрде.
5 нче октябрь Халыкара укытучылар көне уңаеннан Тойгуҗа авылы китапханәсендә ”Укытучы ихтирамга лаек” дип аталган әдәби аралашу сәгате үткәрелде.
5 октябрь көнне Үзәк китапханә, Халыкара өлкәннәр көне кысаларында, пенсия яшендәге Китап укучылар өчен «күңел, элеккеге кебек, яшь»дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде.
Менделеевскида учреждение һәм оешма хезмәткәрләре үз территорияләрен җыештыра башладылар.