ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Кичә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чара узды.

Иске Гришкин авылы китапханәсендә өлкән кешеләр айлыгы кысаларында, китап укучылар “Алтын чорның гүзәл мизгелләре” исемле күргәзмә белән таныштылар. Яшьлек елларында яратып укыган китапларын искә алдылар. Китапханәгә кайткан яңа китаплар, матур, бай эчтәлекле журналлар өлкәннәребезнең көзге кичләрен ямьле итәр.

5 октябрь көнне күркәм бәйрәмнәрнең берсе –укытучылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә Камай авылы мәктәбе укытучылар коллективына үзләренең котлауларын юлладылар.

Алтын көзнең үз матурлыгы, үз хозурлыгы. Нәкъ шундый көннәрнең берсендә, өлкәннәр көнен һәм укытучыларның һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Бар гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган Асия апа Мазитова шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте.Шул уңайдан Камай авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре  аны бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.

Ремонт эшләре башкару сәбәпле, шәһәрнең кайбер йортларында җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүне туктату турында хәбәр итәбез.

Менделеевск районында төрле яшьтәге пенсионерлар өчен махсус түгәрәкләр эшли.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары ике көн дәвамында, 7 һәм 8 октябрьдә, өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Гамәлдәге чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча консультация чаралары «кайнар линия " форматында узачак.

2021 елда ана капиталы 3,7% ка индексацияләнде.

Бүген Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен, өйдән чыкмыйча, РПФның рәсми сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет ярдәмендә алырга мөмкин. Электрон сервислар РПФ эшчәнлегенең һәм гражданнарга бирелә торган түләүләрнең күпчелек юнәлешләрен колачлый, кирәкле белешмәләр һәм өземтәләр алырга мөмкинлек бирә.

Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) гражданнарга пенсия фонды хезмәтләреннән электрон рәвештә РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша файдаланырга киңәш итә. Бүгенге көндә Россия Пенсия фонды сайтында 60ка якын электрон хезмәт күрсәтү модуле бар. Аларның кайберләре теркәлмичә бирелә, күбесе дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүне һәм хисап язмасын раслауны таләп итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International