15 февральдә татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тула. Аның шигырьләрен яраталар һәм миллионлаган кеше белә; аның батырлыгы һәм даны бөтен планетаны тетрәндерде; ул Ватаныбызны бөтен җаны белән яратты һәм аның хакына тормышларын кызганмады.
12 февраль көнне Турай авыл китапханәсе «Карлыгач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Туган җир җырчысы» дигән танып-белү сәгате үткәрде.
Иске Гришкин авыл китапханәсе укытучы Попова Н.А. белән берлектә «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды.
Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы, шагыйрь, драматург, әдәбият тәнкыйтчесе А.С. Пушкинны искә алу көне уңаеннан “Рус әдәбиятын яктыртучы чыганак” исемле китап күргәзмәсе эшләде. Китап укучылар язучының төрле елларда нәшер ителгән китаплары белән танышып, кайбер шигырьләрен дә укыдылар.
12 февраль кэнне Сэйтэк авыл китапханэсе «Кэчле рухлылар: разведчиклар хэм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенэ кушылды. Аны Свердловск элкэсе Талица шэхэренен МКУ китапханэ-мэгьлумэт узэге оештырды. Акция кысаларында китапханэче Данилова Е. «Сугыш турында хэтер йэрэклэрдэ хэм китапларда дип исемлэнгэн эдэби-патриотик сэгать уткэрде. Акцияда тэрле яшьтэге балалар катнашты.
12 февраль көнне Турай мәдәният йорты, Тат.Ахтиял һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырылды.
Татар Тәкәше клубының активы Гашыйклар көне уңаеннан яраткан кешеләренә бүләкләр әзерләделәр.
Кокшан мәдәният хезмәткәрләре “Россия даһилары- кешелек һәм Яңа Кокшан горурлыгы” инфо-күргәзмәсе эшләделәр. Ул бөек химик Д.И.Менделеевның 185 еллыгына багышланды.
11 февраль көнне Тихоново авыл китапханәсендә А.С.Пушкин истәлегенә багышланган «Әкиятләр иленә тылсымлы сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
9 февраль көнне балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан «Сандугач» I төбәкара вокаль-хор конкурсы оештырылды һәм үткәрелде. Вафирә Гыйззәтуллина.