ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

12 февраль көнне Камай авылы “Чулпан” балалар бакчасында авылдашыбыз, моңлы сандугачыбыз Вафирә апа Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе булды.

Тихоново мәдәният йортында Сталинград сугышының 76 еллыгына багышланган тарихи чара үткәрелде.

11 февраль көнне Монай авылы китапханәчесе, «Тургай» балалар бакчасы сабыйлары белән, «Лесные полянки от Виталия Бианки» дип исемләнгән, танып-белү сәгате үткәрде.

11 февральдә Турай авыл китапханәсендә Байрамгалиева З. М. 6 сыйныф укучылары өчен «Пушкин – душа России» дигән кычкырып уку уздырылды.

11 февраль көнне Илнәт мәктәбе укучылары өчен "Ил һәр солдатны хәтерли" дигән батырлык дәресе үткәрелде.

10 февраль көнне Иске Гришкин мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә Әфган чикләреннән соңгы совет сугышчысы чыгарылуга      30 ел тулуга багышланган “Әфган -йөрәк ярам” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. 

Тихоново мәдәният йортына Соня һәм Тея исемле токымлы этләр килде. Балалар аларның төрле командалар үтәүләрен тамаша кылдылар. Теләге булганнар өчен фотога төшү оештырылды.

10 февральдә  Яңабирде мәдәният йортында гашыйклар көне уңаеннан котлау открыткалары ясадылар.

9 февральдә Яңабирде мәдәният йортында яшүсмерләр белән сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәрелде. Чара кунаклары яман гадәтләрнең кеше организмына китергән зыяны турында видеоязмалар карадылар. 


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Милли ризыкларыбыз – чәкчәк, гөбәдия, итле бәлеш элек бәйрәм өстәлләренә генә әзерләнгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International