ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

Иске Гришкин авылы китапханәчесе Бармакова Г.И. “Ромашка” бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә бакча балалары өчен әфган сугышы темасына әңгәмә үткәрделәр.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шарафутдинова С.Н. укучылар өчен “Әфган салган яралар” исемле хәтер сәгате уздырдылар.

14-20 февраль көннәрендә “Юность” кинофильмнар расписаниясе

Песәй авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә, Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, кичә уздырылды. 

12 февраль көнне Монай авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә «Җәлил безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән кычкырып укулар уздырды. Муса Җәлил батырлыгы мәңгелек, аның шигырьләре үлемсез. Китапханәдә «Батырлык аның шигырьләрендә» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнгән иде.

13 февраль көнне Тат. Чаллы авыл китапханәсендә рус әдәбияты классигы Иван Крыловның 250 еллык юбилеена багышланган “Крылов мәсәлләр бабасы “ дигән  әдәби сәгать узды.

13 нче февраль көнне Сәйтәк авылы клубында кече яшьтәге балалар өчен “Күпмилләтле Татарстан” дип исемләнгән танып белү сәгате узды. 

13 февральдә Камай авылы мәдәният йортында авылдашыбыз, моңлы сандугачыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе уздырылды.

13нче февраль көнне Татар китапханәсендә “Әфганстан – йөрәк ярасы” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Чара Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, 7мәктәпнең 5-6 сыйныф укучылары белән узды.

Сэйтэк авылы китапханэсе «Нина Павлова китапларын укыйбыз» дип исемлэнгэн акцияда катнашты хэм кычкырып уку уткэрде. Акцияда балалар бакчасында тэрбиялэнучелэр  хэм  башлангыч мэктэп  укучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International