Иске Гришкин авылы мәдәният йортында “Саумы Иске Яңа ел!” дип исемләнгән танып белү уен тамашасы үткәрелде.
16 нчы январь көнне Сәйтәк авылы клубында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Кар бабайның туган көне” исемле күңел ачу иртәсе узды.
16 гыйнварда 84-нче яшенә җиткәнче татар халкының легендар җырчысы, РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров вафат булды.
Кокшан авыл клубы җитәкчесе Р. Кириллова ачык һавада “Кышкы күңел ачулар” уен программасын үткәрде.
Тихоново мәдәният йортында яшьләр белән очрашу үткәрелде.
2019 нчы елның беренче көннәрендә Илнәт авылы китапханәсендә “Яңа елның беренче китап укучысы” акциясе оештырылды.
15 нче январьда Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Саулык”социаль үзәгендә Эльдар Рязановның иҗатына багышланган “Язмыш көлүе...” исемле кино-викторина уздырдылар.
14 гыйнварда С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда балаларга “Яңа ел күнелекләре” анимацион программасы белән дискотека узды. Тамашада мәдәният сараенда тәрбияләнүче балалар һәм А.Ахунов халык театры яшь артистлары Гөлназ Стрелкова башлыгында катнаштылар. Бу көнне Щенячий патруль, Маша, Кыш бабай, Кар Кызы и Дракоша персонажлары кызыклы могҗизалар белән көтеп калдылар. Катнашучылар күңелләрен ачтылар.
15 гыйнвар көнне Турай авылы китапханәсендә «Ялкын " журналының 95 еллыгына багышланган «Ялкынлы яшьлек» дип аталган юбилей күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә басманың төрле еллардагы журналлар җыелмасы тәкъдим ителде. Китапханәче «Ялкын» журналының рубрикаларына күзәтү үткәрде.
Турай авыл китапханәсендә 5-7 сыйныф укучылары өчен «Д. И. Менделеев-Россия горурлыгы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үтте.