ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

12 гыйнвар көнне Псәй авылы китапханәсендэ балалар өчен «Отгадай героя сказки» дигән әдәби мультвикторина үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән викторина сорауларына җавап бирделәр, китаплардан жаваплар таптылар. Чара ахырында  балалар  уйнадылар һәм мульфильмнар  карадылар. Балаларга бик ошады.

Кышкы каникуллар – урамда йорү һәм балалар белән  хәрәкәтле уеннар уйнар өчен вакыт. Псәй авыл китапханәче Яраханова Рузалия башлангыч сыйныф укытучысы Ахметгареева Голнара  белән  бергә балалар өчен урамда хәрәкәтле уеннар оештырдылар. Балалар уеннарда катнашып  җитезлектә көч сынаштылар, күңелле итеп  вакыт үткәрделәр.

 

Кышкы каникуллар вакытында Псәй авыл китапханәсендә «Кышта кунакта» дигән викторина үткәрелде.


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда шәһәрлеләр һәм кунаклар иске Яңа елны билгеләделәр, үзәк чыршыны ябуда катнаштылар.

Мәйданда җылы һәм бәйрәмчә кәеф хөкем сөрде. Алып баручылар Кыш Бабай һәм Кар Кызы җыелганнарга бәхет һәм иминлек теләделәр.

Концерт программасын С.Гассар исемендәге мәдәният сарае коллективлары һәм солистлары әзерләделәр. Алар: “Ля-ля-фа” балалар вокал-эстрада студиясе, “Туганайлар” керәшен җырлары фольклор ансамбле, мари җырлары «Эрвел», удмурт –  «Купанча», рус – «Былина» халык ансамбльләре, татар  эстрада ансамбле – «Талларым», «Аккорд» вокал төркеме, шулай ук солистлар Галина Богданова, Марианна Кузнецова, Лира Улько, Марина Комарова, Инна Килеева.

Салкын, буранлы көн шәһәрлеләргә киртә булмады. Алар үзәк мәйданда вакытларын хәрәкәттә үткәрделәр, артистларга кушылып җырладылар, биеделәр, үзара аралаштылар, күңел ачтылар.

С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда Раштуа  Шамакае уены узды. Театр балалары һәм җитәкчесе Г.Стрелкова, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ф.Габдрахманова уенны оештырдылар. Шамакайлар Мәдәният сараенда тәрбияләнүче барлык коллективларга кунакка керделәр. Алар күңелле итеп җырладылар, халык һәм эстрада биюләрен башкардылар. Катнашучыларда бәйрәмнән күтәренке кәеф калды.

17 гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтә С.Гассар исемендәге мәдәният сарае “Кичке уен” татарча бәйрәмгә чакырып кала. Программада уен-көлке, биюләр һәм җырлар көтелә. Теләүчеләрне бәйрәмгә көтеп калабыз.

11 гыйнварда С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда ТР Менделеев районы рус милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре “Русская завируха” Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре кичәсенә җыелды. Котлау сүзләре белән җыелганнарга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбассары А.Сафаргаллин, мәдәният идарәсе начальнигы Е.Шигапова һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Ф.Габдрахманова мөрәҗәгать иттеләр. Җырлар, биюләр,такмаклар бәйрәмне тагын да ямҗлерәк иттеләр. Чара барышында “Вечерушки”, «Рождественские напевы», «Тихоновские зори», «Лунное сияние», «Вдохновение» ансамбельләре чыгыш ясадылар. Шулай ук Кыш бабай белән Кар кызы, Убырлы карчык  тамашага кунакка килделәр. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.

Хәзерге вакытта да өлкәннәр һәм балалар китап укыйлар. Тихоново авыл китапханәсенең актив укучылары  - Рожина Н.А.,Тюляковлар гаиләсе һәм башкалар китапханәгә килергә яраталар.

14нче гыйнвар көнне Татар китапханәсендә,“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 7нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары өчен  “Татарстан – минем туган ягым” дигән танып белү сәгате үткәрелде. (Сыйныф җитәкчесе: Хөсәенова З.Р.)

13нче гыйнварда Тойма авылы мәдәният йортында Искечә Яңа Ел көненә күңел ачу кичәсе үткәрелде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International