ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Песәй авылы халкы Иске Яңа ел бәйрәмен матур концерт карап билгеләп үтте.


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Татар Чаллысы авылында Раштуа белән бәйле теләкләр теләп өйдән-әйгә йөрү йоласы башкарылды.

12 гыйнвар көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында "Кышбикәдә кунакта" күңел ачу программасы үткәрелде.

Бөрешле авылында яшәүчеләр искечә стиль белән Яңа елны "Чаллы утлары" белән каршылады.

13 гыйнварда Яңабирде мәдәният йортында Иске Яңа ел уңаеннан "Җырлар- бәйрәмнең күрке" ретро-дискотекасы үткәрелде. 

13нче гыйнвар көнне Камай мәдәният йортында искечә Яңа елга багышланган  "Җырлап ачыла күңел" ял кичәсе уздырылды.  

12 гыйнварда Ижёвка мәдәният йортында "Ягымлы Иске Яңа ел" театраль тамашасы куелды.

17 гыйнвар көнне 18.00 сәгатҗтә С.Гассар исемендәге мәдәният сарае “Кичке уен” татарча бәйрәмгә чакырып кала. Программада уен-көлке, биюләр һәм җырлар көтелә. Теләүчеләрне бәйрәмгә көтеп калабыз.

12 гыйнварда С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Ойдолэ чош пукоме, Вуж Выль арез пумиталоме!» удмуртча бәйрәм узды. Кичәдә Менделеев, Алабуга шәһәрләре, Яңабирде,Тихоново, Байтуган авыллары удмурт халкы катнашты. Кичәнең төп кунаклары булып Удмуртия республикасы Ижау шәһәре артистлары булдылар. Чара бик күңелле узды. Бәйрәмдә биеделәр, уйнадылар, бәйгеләрдә катнаштылар,удмурт телендә шыгырьләр укыдылар һәм җырладылар. Җыелган кунакларны бәйрәм белән котларга мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шигапова һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова килделәр.

12 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы китапханәсендә татар әдәбиятының классигы, атаклы драматург, татар профессиональ театрына нигез салучы һәм аны үстерүчеләрнең берсе Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Театрда -Камаллар династиясе" дип аталган әдәби кичә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International