11 декабрьдә Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары “Чисталык – сәламәтлек нигезе” дигән танып белү сәгатендә катнаштылар. /Укытучылары Әминева Г.Ф/
12 декабрьдә Тихоново авыл китапханәсендә “Бала хокуклары”/«Права ребенка»/ дигән уен-викторина уздырылды. Китапханәче Медведева Н.С. РФ Конституциясенә күзәтү ясады.
12 декабрь көнне «Колосок» Тат. Чаллы балалар бакчасында гадәти булмаган дәрес узды. Балалар янына кунакка, ярдәмчесе Кар бабай белән, китапханәче Шишова Е. Б. килде. Алар кыш, Яңа ел бәйрәме, Кар бабай турында шигырьләр укыдылар. Балалар Кар бабайның кышкы урмандагы маҗаралары турында үзләре уйлап тапкан тарихларны сөйләделәр. Соңнан һәркайсы үз Кар бабаен ясады.
Менделеевск районының Монай авыл мәдәният йорты 5 еллыгын билгеләде. Бу вакыт дәвамында клуб авыл халкын үзенә тарту үзәге, яшь талантлар алачыгы булды.
“Әкият” балалар бакчасының кунакханә залында “Балалар юл-транспорт җәрәхәтләрен профилактикалау буенча иң яхшы тәрбияче” мәктәпкәчә учреждениеләре арасында һөнәри осталык район бәйгесе узды.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Балалар иҗат үзәгендә “Альфа” территориаль-иҗтимагый үзидәрәсенең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләре өчен мавыктыргыч чара үткәрелде.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле менделеевлыларның район башлыгы Валерий Чершинцев һәм районның барлык службалар вәкилләре белән очрашуы түгәрәк өстәл янында чәй табыны белән узды.
Бу яңалык авыл җирлегендә 30 ел эшләгән кешеләргә кагыла.
“Победа” ҖЧҖ район башлыгы Валерий Чершинцев, агросәнәгать җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында 2019 елның язгы кыр эшләренә техника әзерлеге мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.
Александр Солженицынның 100 еллык юбилее уңаеннан балалар китапханәсендә аның кечкенә хикәяләрен кычкырып уку сәгате уздырылды. Чарада 1 нче мәктәпнең 4 “Д” сыйныфы укучылары катнашты.(Сыйныф җитәкчесе Прохорова Н.Р.)