Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләү максатыннан Камай авылы мәктәбендә “Россиянең дәүләт символлары” исемле мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәче Галимуллина Г.М. бәйрәмнең тарихы һәм дәүләт символлары турында сөйләде. Аннан соң укучылар “Россия символларын белүчеләр” уенында катнашып, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
10 декабрь көнне Бөрешле авыл җирлегендә инвалидлар декадасында «Мәрхәмәтле йөрәк көне» акциясе узды.
Монай авылында яшәүче малайлар һәм кызлар үзләренең теләкләрен белдереп, Кыш Бабайга хатлар яздылар.
Казанда Галиәскәр Камал исемендәге театр сәхнәсендә XVIII “Идел-йорт” төбәкара театр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Мөслим районы мәдәният йорты театры Фәтхи Борнашның "Яшь йөрәкләр" әсәре белән өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аларга бәйгенең дипломы һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде.
Монай мәдәният йортында эшләүче балалар иҗат коллективлары ял кичәсенә җыелып күңел ачтылар.
8 декабрь көнне Бәзәкә авылы мәдәният йортында авылдашыбыз җырчы-шагыйрь Марсель Гыймазетдиновның 75 еллык юбилеена багышланган“Гомер җырда калсын” дигән искә алу кичәсе булды.
Балалар китапханәсендә №7, 10, 11 бакча балалары өчен язучы Н.Носовның “Күңелле балачак илендә” исемле бенефисы уздырылды. Чара Н.Носовның “Белмәмеш һәм аның дусларының маҗаралары” әсәре буенча танып-белү викторинасы буларак үтте.
Россиядә Ватан Геройлары көне - ул безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.
6 нчы ноябрь көнне Тихоново мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Юлларда билгеле бул”акциясе кысаларында, “Светофор иленә сәяхәт” дигән кызыклы сыйныф сәгате булып узды.
Геройлар көненә кадәрге атна дәвамында 1 нче урта мәктәп укучылары – профилактика отряды әгъзалары –Россия геройлары- Балалар турында әңгәмә-презентацияләр үткәрделәр.