“Акыл көрәшендә ” АМО-гаиләсе җиңүче.
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда “Битум” интеллектуаль уены узды. Уенда актив яшьләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Оештыручы районның Яшьләр аграр берләшмәсе һәм мәдәният идарәсе булды. Чарада 7 команда ярыштылар. Алар үзләренең тапкырлыкларын һәм фантазияләрен күрсәттеләр. Уен барышында ребуслар чишелде, музыкаль сәхифәләр үткәрелде. Конкурс азагында 1 урынны –“АМО гаиләсе”, 2 урынны- “Аммоний”, 3 урынны- “Даки” командалары яулады.
Монай авылы мәдәният йорты 5 иҗат сезонын ачты. Концерт матур җыр-биюләр белән тамашачы күңеленә хуш килде.
4 нче ноябрь көнне Сәйтәк авылы клубы каршындагы “Карендәшләр” керәшен җыруы ансамбле башкалабыз Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган “Йортыбыз Татарстан” исемле республикакүләм гала-концертта катнашты.”Карендәшләр” керәшен җыруы ансамбле Лауреат исеменә лаек булды.
Менделеев этник сукмаклары.
С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда беренче район яшьләр форумы узды. Форум ТР Конституциясе һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Проект районның актив яшьләрен җыйды. Менделеевлыларны район башлыгы В.Чершинцев сәламләде. Шулай ук В.Чершинцев “Яратам сине, Татарстан ” район бәйгесендә катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Форум дүрт мәйданчыкта үз эшен алып барды. Чарада этник туризм, милли аш-су, авыл туризмы буенча сораулар каралды. Кунакларны форум азагында сюрприз көтте: милли көйләргә флешмоб оештырылды. Яшьләр тагын җыелышырга сүз бирделәр.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсендә “Төрле-төрле милләт булсак та, илебез безнең бер” исемле тарих дәресе уздырылды.
Ижёвка авылы мәдәният йортында "Каз омэсе" бәйрәмен сәхнәләштерделәр.
4 нче ноябрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Шатлыкта да , кайгыда да бергә без " дип аталган дуслык кичәсе уткәрделәр.
4 нче ноябрь көнне Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Халыклар Бердәмлеге көненә багышлап, "Халыклар һәм традицияләр" дигән тема астында күңелле һәм файдалы чара үткәрделәр.
4 ноябрьдә удмуртлар автономиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Марианна Кузнецова инициативасы буенча удмурт җыры “Купанча” ансамбле, “Кристалл” бию ансамбле, “Ля-ля-фа” ансамбленең солистыЭмилия Кузнецова һәм Влад Кузнецов дуслык визиты белән Грахов районы Лоложур Возжи һәм Юраши авылларына бардылар. Концертлар Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Коллективларга оештыручылар Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
2018 елның 1 ноябрендә С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда II район татар җыры фестиваль-бәйгесе узды.