4 нче ноябрь көнне Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Халыклар Бердәмлеге көненә багышлап, "Халыклар һәм традицияләр" дигән тема астында күңелле һәм файдалы чара үткәрделәр.
4 ноябрьдә удмуртлар автономиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Марианна Кузнецова инициативасы буенча удмурт җыры “Купанча” ансамбле, “Кристалл” бию ансамбле, “Ля-ля-фа” ансамбленең солистыЭмилия Кузнецова һәм Влад Кузнецов дуслык визиты белән Грахов районы Лоложур Возжи һәм Юраши авылларына бардылар. Концертлар Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Коллективларга оештыручылар Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
2018 елның 1 ноябрендә С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда II район татар җыры фестиваль-бәйгесе узды.
30 нче октябрь көнне Сәйтәк авыл клубы яңа иҗат сезонын “Авыл клубының бер көне ” дип исемләнгән кызыклы тамаша - концерт белән ачып җибәрде.
2 ноябрдә 2018 елның этник белем буенча район кешеләре арасында мәдәни-мәгърифәтчелек эшчәнлеге буенча чара уза. Россиядә акция өченче тапкыр була. Менделеев шәһәрендә диктант Халыклар дуслыгы йортында үткәрелә. Чара 10.00 сәгатьттә башлана.
“Үзәкләштерелгән клублар системасы” иҗат төркеме Абалач авылында “Көзге моңнар” дигән концерт программасы белән чыгыш ясады.
31 нче октябрь көнне Камай мәдәният йортында “Көзге маскарад” үткәрелде.
30 октябрь көнне Татар Тәкәше авыл клубында чираттагы иҗат сезоны ачылды.
1991 елдан башлап 30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССР да барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күрә, меңләгән гаепсезләр юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән елларга Магадан, Колыма, ГУЛАГ лагерьларына озатыла һәм гомерләре киселә. “Халык дошманы” алганнарның якыннары да төрле түбәнсетүләргә, кыерсытуларга дучар ителеп яши. Бәзәкә китапханәчесе Ф.Башарова мәктәптә үткәрелгән хәтер сәгатендә укучыларга әнә шулар турында сөйләде.
Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. “Гаепсездән гаеплеләр” исемле сәяси репрессия корбаннарын искә алу сәгате әзерләде. Мәктәп яны лагерена йөрүче укучыларга репрессия корбаннары, бу елларның фаҗигасе турында сөйләнде, презентация аркылы бу еллар турында тулы мәгълүмат бирелде.