7нче апрель көнне Камай мәдәният йортында сәламәтлек коненә багышланган "Сәламәтлек каруселе" исемле спорт ярышлары үткәрелде.
4 нче апрель көнне Сәйтәк авыл клубында укучылар өчен “Тапкырлар һәм зирәкләр” дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды.
Авыл мәдәният йортында халык соравы буенча “Итәкле кияү” спектакле кабатлап күрсәтелде.
Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан Камай авылы мәктәбендә “Кошларны саклыйк” исемле экосәгать уздырылды.
Апрель ае безгә ел да ягымлы язы белән бергә матур бәйрәмнәрен дә алып килә. 2нче апрель – Халыкара балалар китабы көне, айның беренче атнасы китап атналыгы итеп билгеләп үтелә. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.
1 апрельда Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә көлке коненә карата “Көлке капчыгы” күңел ачу кичәсе уздырыоды.
Тойгуҗа мәдәният йортында "Сүз уйлауда кем зирәк? " дип аталган конкурс үткәрелде
Тойгуҗа мәдәният йортында "Көлеп яшик, дусларым" исемле ял кичәсе узды
1 апрель көнне Сәйтәк авыл клубы “Бәрмәнчек бәйрәме (Вербное воскресенье)” акциясе уздырды.
2 апрель – Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Балачак әкиятләре һәрберебезнең хәтеренә уелып калгандыр, мөгаен. Гомер буе укыган китапларның күбесе онытыла барса да, кечкенә чактагылары үзләренең геройлары, җете сурәтләре белән олыгайгач та күз алдыннан китми. Нәниләрдә китапка карата кече яшьтән мәхәббәт, хөрмәт, кызыксыну уяту максатыннан Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г. М. бу көнне “Чулпан” балалар бакчасында булды.