ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

5 нче  январьда Тойма  мәдәният  йортында  мәдәният  хезмәткәрләре  һәм  китапханәче  белән  берлектә  балалар өчен  Чыршы бәйрәме  уздырдылар.  

6 нчы гыйнвар көнне Песәй авылы мәдәният йортында 80 нче еллар хитларыннан торган дискотека уздырылды. 

6нчы январь конне Камай мәдәният йортында балалар өчен "Кыш бабайда кунакта" дип аталган уенлы-жырлы тамаша уздырылды. 


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

10 нчы гыйнварда Тойгуҗа авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре"Раштуа бәйрәмендә  очрашу" дип аталган кичә үткәрделәр.

5 нче гыйнварда Тойгуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар арасында шашка турниры уздырылды. 

          2018 елның 5 нче январенда Бөрешле  авылы мәдәният йортында Яр Чаллы шәhәреннән Рамил Абдрахманов җитәкчелегендәге «Чаллы Утлары» группасы артистлары катнашында «Раштуа очрашулары» дип исемләнгән музыкаль кичә узды. 

6 гыйнварь көнне Татар Тәкәше авылы клубы хезмәткәрләре балаларны “Тридевятое царство” ял паркына алып бардылар. 


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

5 январь көнне Иске Гришкин авылы китапханәсендә балалар белән «Мультфильмнар иленә сәяхәт» кылдык. «Мультипультия» уены, «Могҗизалы Яңа ел» исемле күргәзмәдәге Кар бабайлы китаплар да  балаларга бик ошады. Алар узләренең яңа елга ятлаган шигырьләрен дә сөйлэп күрсәттеләр.

  7 январь көнне  Раштуа бәйрәмендә Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре авылның өлкән яшьтәге абый-апаларын, инвалидларны, өйдән- өйгә йөреп, бәйрәм белән котлап, бәйрәм бүләкләре  тапшырдылар. 

 4 январь көнне Бәзәкә авылы халкы тагын бер  Яңа ел күчтәнәченең хуҗалары булдылар: Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кирамутдинов бәзәкәлеләрне яңа концерт программасы белән сөендерделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International