5 нче гыйнварда Тойгуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар арасында шашка турниры узды. Бу уенда катнашучылар үз зирәклекләрен эшкә җиктеләр. Әлбәттә җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булды, ләкин беркем дә күңелсезләнмәде.
4 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Кышкы бизәкләр" дип аталган рәсем конкурсы үткәрделәр. Һәрбер катнашучы күңел күзе белән күргән матурлыкны үз фантазиясе белән кәгазьгә сурәт итеп төшерде. Рәсемнәр барысы да үзенчәлекле, матур дип танылды.
1 гыйнварь көнне Татар Тәкәше авыл клубы хезмәткәрләре белән бергә балалар Фән чишмәсенә тау шуарга бардылар.
26 декабрь көнне Сәйтәк авыл клубында “Кыш бабай остаханәсе” исемле чара булды.
27 декабрь көнне Сәйтәк авыл клубында, “Ләйсән” балалар бакчасы белән берлектә , “Серле кыңгырау серләре” дип исемләнгән Яңа ел иртәсе булды.
Песәй авылының "Чулпан" балалар бакчасында Чыршы бәйрәме зур әзерлек белән узып китте.
24 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен"Чыршы, утларыңны кабыз!" дип аталган яңа ел тамашасы үткәрделәр.
22 декабрь көнне Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 7нче бакчаның татар теле тәрбиячесе Нуриева В.Р. белән берлектә “Хуш киләсең, Нардуган” дигән фольклор сәгате үткәрделәр.
23 декабрьдә Тойма авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә « Ялкын журналы бездә кунакта» дип исемләнгән танып белү дәресе үткәрделәр.
23 декабрь көнне Татар Тәкәше авыл клубында өлкән яшьтәге апалар җыелышып Яңа елга кар бөртекләре ясадылар.