Татар Тәкәше авылында яшәүче ханымнар 18 гыйнвар көнне спорт дәресенә җыелдылар.
2018 елның 16нчы январендә татар мәгърифәтчесе Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан Бәзәкә авыл китапханәсе мәктәп укучылары өчен чара үткәрде.
17 гыйнвар көнне Татар китапханәсендә “Бер очрашу – үзе бер гомер” дигән “Ядкарь” әдәби клубы утырышы узды.
16 январьда күренекле татар галиме, дин эшлеклесе, тарихчы һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу билгеләп үтелә. Бөек татар мәгърифәтчесе һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани татар милли көрәшендә җиңелүне белмәс батыр булып танылган. Камай авылы китапханәсендә шул уңайдан “Шигабетдин Мәрҗани эзләре буйлап” исемле күргәзмә әзерләнде. Аның тормышыннан кызыклы фактларны китап укучыларда зур кызыксыну уятты.
13 гыйнвар көнне Татар Тәкәше клубында иске Яңа елны каршы алдылар.
15 нче январь көнне Сәйтәк мәдәният хезмәткәрләре Бәзәкә урта мәктәбендә балаларның иҗади эшләренә нәтиҗә ясады.
Искечә Яңа елны бәйрәм итү бүгенге көндә матур бер традициягә әйләнде. 12 январь көнне Бәзәкә авылы китапханәсенең “Хәят” түгәрәгенә йөрүчеләр шушы уңайдан тагын бер кат җыйналдылар.
13 январьда Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә Иске Яңа ел бәйрәменә карата күңел ачу кичәсе уздырдылар.
Бөтен дөнья балаларына үзенең тылсымлы әкиятләре аша билгелебөек француз язучысы Шарль Перроның тууына быел 390 ел тулды. Шушы зур дата уңаеннан Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф. Башарова Перроның иҗаты белән таныштыру өчен “Ләйсән” балалар бакчасына килде.
11январь көнне Камай мәдәният хезмәткәрләре "Чулпан" балалар бакчасына кунакка килделәр.