27 февральдә 4 мәктәптә, һәр елны 15 мартта үтә торган кулланучылар хокукын яклау көненә багышланган чара үтте.
8 март – халыкара хатын-кызлар көне – яз, чәчәк һәм елмаю бәйрәме. Бу бәйрәмне билгеләп үткәндә, дөньядагы иң гүзәл затларга – хатын-кызларга иң матур сүзләрне җиткерәбез.
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган йөзү ярышлары ГТО нормаларын тапшыру зачеты белән параллель рәвештә үтте.
Бүген һава торышы көндез +2, төнлә - 1 градус. Барыгызга да уңышлы эш көне телибез!
2 март көнне Иске Гришкин авылы китапханәсе башлангыч класс укытучылары Иштанова А.М., Попова Н.А. белән берлектә «Мой ласковый и нежный друг!» дигән танып белу сәгате үткәрделәр.
2 нче март көнне китапханәче Ф.Башарова Бәзәкә урта мәктәбе укучылары өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннихановка 60 яшь тулу уңаеннан “Наш Президент” дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Язның беренче көне -1нче мартта Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре песиләр көненә багышланган "Минем яратканнарым " исемле чара үткәрделәр.
Бүген һава торышы көндез 0 , төнлә - 2 градус. Барыгызга да уңышлы эш көне телибез!
1 нче март көнне Турай авыл китапханәсендә Халыкара песиләр көненә багышланган рәсемнәр конкурсы узды.
28нче февраль көнне Тойгуҗа авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре татар милли аш өенең үзенә генә хас ризык әзерләү кагыйдәләре тупланган китапханәсен тудыручы, пешекче Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Чәй өстәле артында"дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.