«Көзге каникуллар» оператив профилактик чаралар чорында 1-4 сыйныф укучылары белән «Юность» кинотеатрында, «Караңгыда күренеп тор» дигән гыйбрәтле мультфильм күрсәтеп, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре темасына әңгәмә узды.
Бүген эшлекле дүшәмбедә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрукшин Менделеевск районы территориясендә 2022 елгы урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре турында хисап тотты.
Татарстан Республикасының Роспотребнадзор идарәсеннән тәкъдимнәрне белә аласыз.
Россия Федераль салым хезмәте сайтында (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/) промобит эшләтеп җибәрелде, анда салымнар түләү һәм хисаплылык буенча мобилизацияләнүче гражданнарга нинди ташламалар каралуы турында җентекләп язылган.
2022 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм көндез: бозлавык барлыкка килү;
- көндез:төньяк-көнбатыштан, төньяктан секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил; көнчыгыш районнарда кыска вакытлы буран.
Соңгы 4 елда (2018 елдан) сыйфатсыз күрсәтелгән юридик хезмәтләргә карата шикаятьләр белән кулланучылар саны икеләтә диярлек артты. 2018 елда 4,5 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән булса, 2021 елда аларның саны 8 меңнән артып киткән. Дәгъвалар санының 15-20% тан артуы елдан-ел күзәтелә. Шул ук вакытта намуссыз практикалар Россиянең барлык төбәкләрендә дә киң таралган. Хәтта түләргә сәләтсез халык та куркыныч астында, чөнки еш кына мондый хезмәтләр кредит формалаштырып күрсәтелә.
Коррупция проблемасы хәзерге заман чынбарлыгында иң актуаль проблемаларның берсе, шуңа күрә әлеге проблеманы хәл итү юлларын эзләү күп санлы тикшеренүләрнең беренчел бурычы булып тора.
2022 елның 28-30 октябрендә Тольятти шәһәрендә 2005-2007, 2008-2010, 2011 елгы егетләр һәм 2012-2013 елгы кызлар арасында тхэквондо буенча «Җиңелмәс держава» төбәкара турниры узды. Анда тренер Сәлимуллина Алина җитәкчелегендәге «Батыр» спорт мәктәбеннән 5 спортчы катнашты
«Эшмәкәрлек» федераль проекты кысаларында 28 октябрьдә «Бердәм Россия» партиясе мәйданчыгында «Санкцияләр шартларында кече һәм урта эшмәкәрлеккә кризиска каршы чаралар» темасына селектор киңәшмәсе узды.
2022 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә, көндез һәм кич белән көньяктан секундына 15-20 м (Казан шәһәрендә 15-17 м кадәр) көчле җил;
- төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.