ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 3-5 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының шактый начарлануы турында консультация

3-5 майда Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы төньяк һава агымнары белән циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Температура фоны шактый түбәнәячәк, явым-төшемнәр вакыт-вакыт кар рәвешендә билгеләнәчәк. Җомга, 3 майда һәм шимбә, 4 майда явым-төшем урыны белән яңгыр, юеш кар һәм кар формасында фаразлана;  күз күреме начарланачак. Шулай ук төньяк-көнбатыш җиле көчәячәк, урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил тәшкил итәчәк. Төнлә температура 3 майда 0..+2°, урыны белән һавада һәм туфракта 0..-3°, 4 майда температура урыны белән төнлә 0..-5°.ка кадәр төшәчәк..  Көндез температура +3...+8°тан артмаячак.  Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Якшәмбе, 5 майда, төнлә, явымсыз, көндез урыны белән яңгыр ява. Төнлә температура +1дән -4° га кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава +6..+11°ка кадәр җылыначак.. Киләсе атнаның беренче яртысында Татарстанда да салкын һава торышы сакланачак.


30
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Алабугада "Алга! Киттек!» беренчеләр бүлекчәләренең республика  йомгаклау форумы узды. 

 

2013 елда туган Менделеевск хоккейчылары Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган ачык турнирда катнаштылар.

Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш-Сияние» республика үзешчән башкаручылар фестиваленең күптән көтелгән нәтиҗәләре

Ижевка авыл мәдәният йортында  махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен сакчы фәрештәләр (оберег) ясадылар.

375 ел Россия янгын сүндерүчеләре гражданнарны янгыннан саклый

"Поселок" территориаль иҗтимагый үзидарә активистлары мәктәп укучылары белән берлектә зиратта өмә оештырдылар.

Территорияләрне төзекләндерү буенча санитар экологик икеайлыкның беренче ае тәмамланды.

Татар Чаллысы авылына тоташкан урман полосасында агачлар агартылды шулай ук мәктәп яны участогында да, балалар бакчасы мәйданчыгында да алма,чия, миләш агачлары агартылды.

Зур эшләр башкарылды: «Химик» аллеясы территориясе тулысынча коры яфраклардан чистартылды. Тимер юл буендагы җыештыруны башкарган Россия тимер юллары хезмәткәрләре дә читтә калмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International