Дәүләт Думасына һәм Федерация Советына эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле гамәлләрне декриминализацияләү буенча законлы үзгәрешләр әзерләү, шулай ук бизнес активларын, бигрәк тә икътисадның төп секторларында һәм тармакларында, Россия юрисдикциясенә күчерүне тизләтү буенча өстәмә чараларны гамәлгә ашыру планын эшләү һәм раслау йөкләнде.
Бүген район башлыгы Радмир Беляев рәислегендә традицион эшлекле дүшәмбе узды.
Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына Татарстан белән Самара өлкәсе арасындагы чикнең үтүе турында мәгълүмат кертелде. Чик нигездә урман массивлары һәм авыл хуҗалыгы җирләре территориясе буенча уза. Татарстан Республикасы белән Самара өлкәсе арасындагы чикнең гомуми озынлыгы 392,5 километр тәшкил итә.
Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә администрациядә шәһәр Советының даими комиссияләре һәм район Советының даими комитетлары утырышлары узды.
Кичә администрациядә «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында республика маркетинг үзәгендә эшләү буенча стратегик сессия узды.
Кичә С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Ушковлар биләмәсенең парк территорияләре комплексын үстерү концепциясе турында җәмәгать фикер алышулары узды. Бу "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында мөмкин булды.
Дәүләт Думасы беренче укылышта Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында закон проектын кабул итте (халыкны эш белән тәэмин итү турында законнарны үзгәртү, дәүләт бурычларын хәл итү өчен кирәкле нәтиҗәле инструментлар кертү өлешендә).
Менделеевскида яңа химия-технология лицееның белем бирү концепциясен «Школа 800» белем бирү үзәге белгечләре эшләячәк.
15 мартта эш визиты белән Менделеевск территориясендә Россиянең монополияга каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь булды.
Менделеевск районында яшәүчеләрнең инициатив төркеме Монай авылында «Тургай» балалар бакчасы өчен уен һәм интерактив җиһазлар сатып алырга булды. Бу торак пунктта җир кишәрлекләре, шул исәптән, күп балалы гаиләләргә бирелгән, һәм халык мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә инфраструктураны яңартырга карар кылган.