ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

- төнлә һәм иртән  томан;

- иртән, көндез көчле яңгыр;

- иртән, көндез көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан көчле җил, секундына 15-20 метрга кадәр


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Балалар  китапханәсе китапханәчесе Л.М. Казакова 1 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Борис Житков хайваннар  дөньясы турында» дип исемләнгән әдәби мозаика үткәрде (кл. җитәкчесе Краснова Г.Х.).

28 сентябрьдә С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда 9:00 сәгатьтә Татарстан район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә цифрлы чишелешләр әзерләү буенча TATAR HACK цифрлаштыру елы кысаларында гамәлгә ашырыла торган республика конкурсы узачак.

Балалар китапханәсендә искиткеч балалар язучысы Б.Житковның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Борис Житков китаплары белән дуслашыгыз» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

Тойма авылының яңа балалар уен мәйданчыгында  китапханәче һәм мәдәният йорты директоры белән бергәләп танылган татар язучысы Абдулла Алишның туган көненә багышланган «Әкияттә кунакта»  дигән әкиятләр кичәсе үткәрделәр.

Үзәк китапханәдә «Янә тәрәзә артында алтын көз " II ачык микрофон узды.

Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) айлык акчалата түләүләр алучы гражданнарның социаль хезмәтләр җыелмасын табигый формада яки акчалата эквивалентта сайлап алу мөмкинлеге барлыгын искә төшерә.

Гражданнарга даруларга, медицина эшләнмәләренә социаль хезмәтләр җыелмасыннан, шулай ук инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларыннан баш тарту нәтиҗәләрен аңлатабыз

Россия дәүләт Пенсия фондында тупланма пенсияне билгеләү өчен ике фактор кирәк: кешенең пенсия тупламалары һәм иминият пенсиясе билгеләү хокукы булырга тиеш. 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән пенсия законнарындагы үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен үзгәртми. Аларны алуга хокук бирә торган пенсия яше элеккеге чикләрендә - хатын-кызлар өчен 55 яшь һәм ир-атлар өчен 60 яшь кала. Бу пенсия тупланмаларын түләүнең барлык төрләренә кагыла, шул исәптән тупланма пенсияне, вакытлы һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләрне дә. Элеккеге кебек үк, пенсия тупланмалары минималь кирәкле пенсия коэффициентлары һәм стажы булганда билгеләнә: 2022 елда бу кимендә 23,4 пенсия коэффициенты һәм 13 ел стажы.

2022 елның 29 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе  белән берлектә «Белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклауның, укудан тыш балаларга өстәмә белем бирүнең актуаль мәсьәләләре турында»  "кайнар линия" үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International