ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

9 гыйнварда район башлыгы Валерий Сергеевич Чершинцев инициативасы белән гомуми белем бирү мәктәпләренең тарих укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре “Союз Спасения” кинофильмын, (Россия, 12+) кинофильмны оешкан төстә карадылар. Фильм реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Вакыйга 1825 елның декабрендә, Санкт-Петербург шәһәрендә, Россия империясе башкаласында була. Россия дөньяның беренче державасы.  Яшь җиңүчеләр, гвардия офицерлары, тигезлек һәм ирек хәзер дә килеп җитәчәк дип ышаналар. Шуның өчен алар бөтен нәрсәне: байлыкны, мәхәббәтне, тормышны һәм илне корбан итәргә әзер.

Фильм тамашачыларда уңай тәэсирләр калдырды. Танылган актёрлар катнашында масштаб буенча якты күренеш. Әлеге кинофильм - шул вакыттагы Россия фаҗигасенең зур вакыйгасы. Фильмны күрсәтү ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Сәйтәклеләр табигать кочагында

Сәйтәк авылы клубында Раштуа бәйрәме

Сәйтәк авылы клубында кышкы каникуллар.

"Раштуа бәйрәме" дип исемләнгән Чыршы бәйрәме


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

11 январьдә бөтен дөньяда “Рәхмәт көне” билгеләп үтелә. Кечкенә укучыларын шушы дата белән белән таныштыру максатыннан Бәзәкә китапханәчесе “Ләйсән” балалар бакчасына килде.

Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. укучыларны Татарстан республикасында урнашкан Тыюлыклар һәм Милли парклар буенча  мәгълүмат бирде һәм республикада бердәнбер булган “Түбән Кама” милли паркына виртуаль сәяхәткә чакырды.

4 январь көнне Тат. Чаллы авыл китапханәсенә «Бервакыт әкият урманында» дигән әдәби викторина үткәрелде.

2020 елның 3 гыйнварында "Юность" кинотеатры Дуслык паркында С.Гассар исемендәге Мәдәният йортының Яңа ел бәйрәме концертында катнашты.

3 январьда, матур гадәт буенча, район башлыгы Валерий Чершинцев авыл хуҗалыгы буенча ярдәмчесе Хәйдәр Һадиуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин белән бергә Менделеевск районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды, аның барышында КФХ башлыклары 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнары белән уртаклаштылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International