ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Сәйтәктә өлкәннәр айлыгы

Сәйтәктә Гаилә байлыклары квесты

Сәйтәклеләр чисталык өчен

17 һәм 18 сентябрьдә  Татарстанның  Тукай  районында Авыл  хуҗалыгы   кооперациясен үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  белгечләре   районның   шәхси  ярдәмче хуҗалык алып  баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары  белән  очрашулар  уздыра. 

"Менделеевск - Химиклар һәм мастерлар шәһәре" III Республика фестивале кысаларында фәнни-танып белү квесты призерларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүче командаларга туган якны өйрәнү музее бүләкләр әзерләгән иде.

Бүген хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районының предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.

16 сентябрь көнне Тихоново авыл китапханәсендә «Планетаның зәңгәр күзләре» дигән экологик сәгать бик кызыклы һәм файдалы үтте. 

Соңгы җылы көннәрдә Яңа Кокшан авылы китапханәчесе һәм клуб мөдире пенсионерлар өчен чәй өстәле оештырдылар.

16 сентябрь көнне Үзәк китапханә 7 нче мәктәпнең өченче сыйныф укучылары өчен рус халык әкиятләре буенча «Әкияти калейдоскоп» күңел ачу уены үткәрде.

Һәр ел саен Татарстанның фән һәм мәдәният министрлыгы тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәни көндәлекләр эшләп чыгарыла. 16нчы сентябрь көнне Камай авылы мәктәбендә мәдәни көндәлекләрне тапшыру тантанасы булып үтте. Китапханәче Галимуллина Г.М. көндәлек белән таныштырды. Татарстаныбыз мәдәнияте, аның халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру да балаларда зур кызыксыну уятты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International