Һәрберебезнең үз туган көне бар! Бу көнне барыбызны да котлыйлар һәм бүләкләр тапшыралар. Мондый бәйрәм 18 ноябрьдә билгеләп үтелүче Кыш бабайның да бар.
Ноябрьнең өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда кешеләр урамга митингларга плакатлар белән чыгалар, акцияләр үткәрәләр. Хәтер шәмнәрен кабызалар.
Дәүләт Думасы өченче, ахыргы укылышта РФ Салым кодексына ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне, әгәр календарь ел дәвамында фатир сатудан алынган акчалар торак шартларын яхшыртуга тотылса, НДФЛның 13% ын түләүдән азат итүче үзгәрешләр кабул итте, . Агымдагы елның июлендә «Бердәм Россия» партиясе съездында Россия Президенты Владимир Путин закон актларына үзгәрешләр кертергә кушты.
Иртәгә, 18 ноябрьдә, 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә чираттагы "кайнар линия" үткәрәчәк.
Әлеге мәгълүмат муниципаль районнар һәм дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән узган эшче төркем утырышында яңгыратылды. Утырыш кысаларында хокукларны теркәү һәм объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт нигезендә кадастр исәбенә кую өлешендә милли рейтинг күрсәткечләренең проблемасы каралды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 19 ноябрендә иртән һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать өлкәсе командалары арасында.
Дәүләт Думасы алиментлар буенча бурычлылар хәтта өлешчә түләмәгән өчен дә җавап тотачак төзәтмәләрне карады һәм беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы чит ил студентлары өчен махсус хокукый режим турындагы закон проектларын карады һәм беренче укылышта кабул итте.
Бүген Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев Ушковлар урамы,5 нче йорт адресы буенча яшәүчеләр белән йортта капиталь ремонт үткәрү мәсьәләсе буенча очрашты.