19 ноябрь көнне хакимияттә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә Менделеевск муниципаль районында коронавирус йогышын таратмау буенча штаб булды.
Бөтендөнья балалар көне алдыннан ГХАТ бүлегендә күңелле чара узды.
16 ноябрьдә Радмир Беляев рәислегендәге киңәшмәдә җитәкчеләр белән Яңа елга әзерлек мәсьәләсе буенча мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Кыш Бабай — игелекле генә түгел, ә үзенең әкияти котлаулары белән дә дан тоткан персонаж. Әмма аны да котларга була. Чөнки аның үз туган көне бар, ул 18 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында балалар Кыш Бабайның туган көнен, барлык балаларга һәм өлкәннәргә шатлык алып килүче төп тылсымчы көнен бәйрәм иттеләр.
Монай авылы китапханәчесе «Тургай» балалар бакчасында "Кыш бабайга бүләк"дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.
Менделеевск районы прокуратурасы 23 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.
Менделеевск районы прокуратурасы 48 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.
18 ноябрь-тылсымга һәм могҗизага ышанучылар өчен - Кыш Бабайның туган көне! Аңа ничә яшь булуын беркем дә белми, әмма ике меңнән дә ким түгел дигән фикер бар. Бу көнне Татар. Чаллысының «Башак " балалар бакчасына кунакка Кыш бабай үзе килде.
Дәүләт Думасы кече һәм урта бизнес субъектларына дәүләт ярдәме алуга гамәлдәге чикләүне йомшарту турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
18 нче ноябрьә Радмир Беляев СИҮТ үсешенең агымдагы төп күрсәткечләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белән ZOOM киңәшмә үткәрде