ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 4 февралендә Түбән Кама шәһәрендә ТР муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның бадминтон өметләре» 2023 сайлап алу турының 1 этабы узды (Кама аръягы зонасы).


4
февраль, 2023 ел
шимбә

2023 елның 5 февралендә кич белән, төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.


3
февраль, 2023 ел
җомга

Сезнең гаделлек хисе кискен, Гражданнарның бозылган хокукларын якларга, суд карарының зыян күрүчеләр файдасына үтәлүен тәэмин итәргә, хезмәт хакы, алиментлар,   мораль һәм матди зыянны түләтергә, тормыш өчен мөһим дарулар алырга, ятимнәргә өй туйларын үткәрергә һәм коллекторларны җаваплылыкка тартырга ярдәм итәсегез киләме? Безнең зур һәм көчле командага кушылыгыз: Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хезмәткә чакыра.

2023 елның 2-3 февралендә «Батыр» спорт мәктәбендә «Россия Федерациясе Спорт министрлыгының 100 еллыгына» багышланган «фулл - контакт» һәм «лайт-контакт»дисциплиналарында Әфганстан Республикасында һәлак булган интернационалистларга багышланган кикбоксинг буенча Менделеевск шәһәре ачык беренчелеге узды.

Социаль челтәрләрдә шәрехләр саны арту сәбәпле, кайбер кулланучыларның сыйфатсыз товарларны кире кайтарган өчен акчаларны тотып калуга дучар булулары турында Роспотребнадзор аңлата: кулланучының сыйфатсыз товарны сатучыга, шул исәптән Маркетплейс аша (закон терминологиясендә «товарлар турында мәгълүмат агрегаторы хуҗасы»дип аталган) кире кайтару хокукы бар.

Роспотребнадзор үлем белән тәмамлана торган авыру турында искәртә. Котыру-аеруча куркыныч кискен вируслы йогышлы авыру, ул елның теләсә кайсы сезонында теркәлә. Котыру авыруларын   кисәтеп кенә була. Инде үсеш алган авыруны дәвалау чаралары юк.

4-5 февральдә Казанда “Ишкәкле спорт төрләре үзәге” күпфункцияле комплексы базасында Татарстан Республикасында “ГТО уеннары” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы чемпионнары фестивале узачак.


2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Менделеевскида «Белем бирү химия-технология кластеры: миссия, модель, концепция»дигән ике көнлек стратегик сессия төгәлләнде. Аны сессия мәйданчыкларында бергәләп мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, администрация, белем бирү кластерына инвестицияләр кертә торган «Аммоний» АҖ вәкилләре, шулай ук «Точка Пси»белем бирүне психологик яктан тәэмин итү үзәге белгечләре эшләде.

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм төбәк икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Федераль законнарда билгеләнгән гидротехник корылмаларның иминлеге турындагы таләпләрне бозып, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы йөзендә гидротехник корылма милекчесе (Песәй авыл җирлегенең Татар Сарсазы авылы торак пунктындагы буа) гидротехник корылманы даими тикшеренүне уздыру бурычларын үтәмәгән, бу, аерым алганда, гидротехник корылманың куркыныч классын билгели торган декларацияләүнең мәҗбүри этапларының берсе булып тора, дип билгеләнгән.  Гидротехник корылманың куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча муниципаль берәмлек бурычларын үтәмәү язгы-көзге чорда начар нәтиҗәләргә китерергә һәм кешеләрнең тормышына куркыныч тудырырга мөмкин иде. ​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International