Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) 1 октябрьгә кадәр федераль ташламаларга ия булучыларның аларга социаль хезмәтләр җыелмасы бирү рәвешен билгеләргә тиешлеген хәбәр итә.
Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хезмәтләр һәм шәхси мәгълүмат алу өчен шәхси кабул итүгә язылу һәм клиентлар хезмәтенә бару мәҗбүри түгел, дип искәртә.
8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга түләү җан башына яшәү минимумыннан артмаган уртача керемле гаиләләргә билгеләнә. Уртача җан кереме гаилә әгъзалары санына һәм аларның керемнәренә бәйле.
2022 елның 1 сентябреннән 10 октябренә кадәр энергияне саклау темасына багышланган "Кояшлы куян" XIII Республика балалар иҗат эшләре конкурсына гаризалар кабул ителә.
2022 елның 5 сентябрендә Нептун сәламәтләндерү комплексында 2022/ 2023 елгы йөзү сезоны ачылышы уңаеннан эчке йөзү ярышлары узды.
Бүген Менделеевскида төзелеш объектлары буенча күчмә киңәшмә узды. Озак елларга сузылган стадиондагы эшләр төгәлләнгән диярлек. Бу хакта Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев үзенең телеграмма-каналында сөйләде.
Менделеевск районы территориаль сайлау комиссиясе җирле советларга депутатларның өстәмә сайлауларында бюллетеньнәренең 100% да эшкәртелде
Чара Татарстан Республикасы Президенты администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узды.
Роспотребнадзор барыннан да авыррак агулануны сәламәтлеге какшаган кешеләр һәм балалар кичерә, дип искә төшерә. Балалар организмында аларны эшкәртү өчен кирәкле санда ферментлар юк әле. Нәкъ менә шуңа күрә 14 яшькә кадәрге балаларга теләсә нинди гөмбә ашатырга киңәш ителми. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, гөмбәләр белән агулану очраклары балалар арасында ешрак була бара. Гадәттә йөрергә чыкканда, олыларның игътибарсызлыгы һәм сабыйларның саксызлыгы аркасында, чи гөмбә бала организмына эләгә. Хәтердә тоту мөһим, гөмбәләр белән балалар гына түгел, өлкәннәр дә агулана ала. Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен, саклану чараларын үтәү мөһим.
Роспотребнадзор ботулизм - үзәк нерв системасын зарарлаучы авыр авыру, һәм ярдәм артыннан вакытында мөрәҗәгать итмәгәндә, үлем белән тәмамлануы турында искә төшерә. 2021 елда ботулизмнан 148 кеше зыян күргән, шуларның 22 очрагы үлем белән тәмамланган (14,9%). 2022 елның 1 яртыеллыгында ботулизмнан 65 кеше зыян күргән, шуларның 6 сы үлем белән тәмамланган (9,2%).