Кәгазьдән җилпәзә - кызык уенчык кына түгел, җәйге эсселекне кичерергә ярдәм итәчәк гади чара да. Ижевка мәдәният йортында да кәгазьдән җилпәзә ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Бик зур кызыксыну белән балалар эшкә кушылды.
"Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле" ди татар халык мәкале. Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә.
31 июльдә Енабердино мәдәният йорты территориясендә цифрлаштыру елына багышланган футбол уены үткәрелде. Уен финалга кадәр мавыктыргыч булды.
Өстәмә ИТ-белем 50%, 75% ташламалы яки бушлай Россиянең 16 яшьтән өлкәнрәк барлык төбәкләрендә яшәүчеләргә мөмкин булды.
30 июль көнне Енабердино Мәдәният йортында балалар белән Халыкара дуслык көненә "Ныклы дуслык сынмый" дип исемләнгән эстафета үткәрелде. Балалар бик теләп катнаштылар, җитезлек, тизлек күрсәттеләр. Дуслар белән уйнау, бер-береңә ярдәм итү, ярышу һәм бергә җиңү һәрвакыт кызык бит.
29 июльдә Татар Чаллысы мәдәният йортында Халыкара дуслык көненә багышланган “Дуслык елмаюдан башлана!” дигән уен программасы узды.
28 июль көнне Сәйтәк авыл клубында өстәл артында уеннар узды.
27 июль көнне Сәйтәк авыл клубында "Тынычлыкка - әйе, террорга - юк» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашучылар терроризм һәм Украинада махсус операция турында сөйләштеләр.
26 июль көнне Сәйтәк авыл клубында «Табышмаклар илендә»дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды. Табышмак-ул кызыклы башваткыч, ул фикерләүне, фантазияне, игътибарлылыкны үстерә. Юкка гына без бу жанрны балачактан ук яратмыйбыз. Аның үз көне дә бар: ул 26 июльдә бәйрәм ителә.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы территорясендә Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе”ннән 2022 елның 31 июле 21.00 сәгатьтән 1 август 21.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде
2022 елның 1 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан;
- төнлә һәм көндез секундына 15-17 метрга кадәр кыска вакытлы җил белән яшен (Казанда көндез).