22 июль көнне Тойма мәдәният йортында чын фермерлык тормышы белән танышу өчен уникаль мөмкинлек булды. Балалар хайваннар янына турыдан-туры урам вольерларына керделәр. Безнең хайваннар кешеләр игътибарына күнеккәннәр, һәм алар үзләрен килүчеләр белән дустанә тоталар. Балалар кулларыннан хайваннарны ашаттылар һәм истәлеккә кечкенә фотоссесия ясадылар.
24 июль көнне Енабердино мәдәният йортында тәкыяләрне иң яхшы үрүгә конкурс үткәрелде. Бу шөгыль малайларны да, кызларны да мавыктырды.
23 июль көнне Енабердино мәдәният йортында "Дару үләннәренең матурлыгы һәм файдасы"дип исемләнгән танып - белү әңгәмәсе үткәрелде.
23 нче июль көнне балалар өчен купкырлы талант иясе җырчы-башкаручы, шагыйрь, театр һәм кино актёры Владимир Высоцкий иҗатына багышланган әдәби-музыкаль сәгать уткәрелде.
Илкүләм проектны Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Аның максаты-Россия предприятиеләренең хезмәт җитештерүчәнлеген 5% ка арттыру. «Аммоний» АҖнең химия комплексы тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешә алды.
Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев шәһәрдә җәйге практика узучы укучылар белән очрашты.
Менделеевск Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев «Бердәм Россия» партиясеннән 4 нче бермандатлы сайлау округы буенча шәһәр советы депутатына кандидат итеп күрсәтелүгә документлар тапшырды.
21 июль көнне Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. авылның өлкәннәренә кереп бәйрәмнең йолалары,тәртипләре белән танышты.
19 июльдә Сәйтәк авыл клубында кече яшьтәге балалар өчен “Җәй рәсеме ясыйбыз” исемле иҗат сәгате узды.
21 июль көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында "Без җәй рәсемен ясыйбыз"дип исемләнгән асфальтта рәсем көне үтте.