ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

19 март көнне Сәйтәк авыл клубында наркотикларга каршы «бу дөнья наркотикларсыз яхшырак " дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләрдә зарарлы гадәтләргә тискәре караш формалаштыру, наркотик чараларны аңлы рәвештә кулланмау, сәламәт яшәү рәвеше кешене ирекле һәм бәйсез итә дигән ышаныч тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

20 март көнне Сәйтәк авыл клубында "Халыкара курчак бәйрәме" кысаларында “Авыл әкияте” фестивале узды.

2022 елның 18-21 мартында Мәскәүдә каратэның Сито-рю көрәше буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Россиянең 47 төбәгеннән 1500 көрәшче катнашты.

Бүген Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев Татарстан Республикасы инкассация идарәсе идарәчесе  Вахитов Вәсим Хуҗаян улын 70 яшьлек юбилее белән котлады.

ТР Министрлар Кабинетының  2022 елның 7 мартындагы  199 карары нигезендә  2022 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан региональ яисә муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары буйлап транспорт чаралары күчәренә транспорт чаралары йөрү рөхсәт ителә торган йөкләнеш  6 тоннадан арткан очракта  йөк белән яисә йөксез транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә.

2022 елның 2 аенда республика юлларында 41 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган һәм 42се тән җәрәхәте алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда (алга таба – АППГ) 5 кә юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән.(-11%; АППГ – 46), 2 бала һәлак булган (-50%; АППГ-4) һәм 6 бала тән җәрәхәте алган (-13%; АППГ – 48) 

Камай мәдәният йорты мәктәп белэн берлектэ "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дигән бәйрәм уздырды. Бүгенге көндә дә әлеге бәйрәмнең кыйммәте югалмый. Гореф-гадәтләрне саклау, күңелле уеннарны искә төшерү, татар халкына гына хас сынамышларны барлау - барысы да яшь буынны зәвыклы тәрбияләү чарасы булып тора. Бәйрәмдә Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең төрле яклап көч сынашуы, балаларның шау-гөр килеп күңел ачуы, Тат.Тәкәше мәдәният йортыннан килгән "Гөлләрем" төркеме ансамбле безгә матур җырларын бүләк иттелэр.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс

Яр Чаллыда 19 мартта өч авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башлады.

Бүген хакимияттә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә атналык эшлекле дүшәмбе булды.

18 нче март көнне Менделеевск шәһәренең Советлар Союзы Герое М.С. Фомин исемендәге 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә халык традицияләренең дәвамчанлыгын саклап калу, балаларда үз халкының мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә һәм йолаларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан, "Татар моңы" III район татар җыры фестивале узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International