ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге искәртеп узганча, РФ административ хокук бозулар турында Кодексы 32.2 маддәсенең 1 өлеше нигезендә административ штраф, административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан, административ штраф салу турындагы карар кабул ителгән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә.

11  март көнне  Бәзәкә мәдәният йортында  Менделеев районы ХХI-нче халык иҗаты фестивале узды. Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан әзерләнгән фестиваль концерты “ТНВ шоу” татар халык иҗатына багышланган иде һәм анда районның Бәзәкә, Турай, Псәй, Камай, Тойгуҗа, Татар Тәкәше, Ахтиал авыллары үзешчәннәре, Менделеев шәһәреннән “Талларым” ансамбле катнашты.

Ел саен 15 мартта кулланучылар хәрәкәте Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Традиция буенча, Халыкара кулланучылар оешмасы (Consumers international, АКШ) ел саен, теге яки бу актуаль проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасын билгели. Быел бу көнне «Fair Digital Finance - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында үткәрү турында карар кабул ителде.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе, кагыйдә буларак, тәүлекнең караңгы һәм начар һава торышы вакытында, яктыртылмаган юл участокларында күзәтелә. 9 нчы март көнне Турай мәктәбендә «Күренеп тор! " акциясе узды. Акцияне «Тынгысыз йөрәкләр» яшь хәрәкәт инспекторлары отряды балалары, Менделеевск районы ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белән берлектә үткәрделәр.

Киңәшмә кысаларында Халикулова М.И. катнашучыларга 2021 елда балалар юл-транспорт травматизмы белән бәйле хәл торышы, үткәрелә торган һәм планлаштырыла торган чаралар турында мәгълүмат җиткерде, 2022 елда районның барлык мәктәпләрендә яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары булдырылачагын һәм аларның эше булачагын, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Киңәшмә кысаларында балалар белән эшләү методлары һәм формалары буенча сораулар каралды.

14 мартта Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ-мастер» ГАҖ чакыруы буенча Россия Федерациясенең халык артисты, Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» хәйрия фонды президенты Денис Мацуев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры "КАМАЗ-мастер" спорт командасы хөрмәтенә концерт куйдылар. Моннан тыш, Яр Чаллыда мастер-класслар һәм Мәскәү педагогларыннан фонд стипендиясе алу өчен тыңлаулар узды.

Быел 13 мартка туры килгән геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне алдыннан Росреестр "Объективта геодезия" масштаблы фотопроектын эшләтеп җибәрә.  Аны оештыруда Россия Федерациясенең барлык субъектлары катнашты. Татарстанда шулай ук фотокүргәзмәне булдыруга Казан (Идел буе) федераль университеты да кушылды.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген үз Телеграмм каналында Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев хезмәт базарындагы актуаль вәзгыять турында сөйләде.

14 март көнне Ижевка авыл китапханәсендә “Табигать табышмаклары” экологик сәгате үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International