ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

31 гыйнварда хакимияттә район җитәкчесе рәислегендә районда яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы штаб үткәрелде.

19 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр 1 нче һәм 3нче мәктәпләрнең дүртенче сыйныф укучылары (класс җитәкчеләре Бузаджи Г.Н., Мөхәммәдиева Т.В., Иванова Т.А., Аликбарова А.Р.) балалар китапханәсендә елның унике аенда да кунакта булдылар.

28 гыйнвар көнне «"Кылбугор- удмурт телен һәм гореф – гадәтләрен саклап калу» проектын тормышка ашыру кысаларында һәм президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә Енабердино авыл китапханәсендә рәссам Фадеевлар белән иҗади очрашу һәм " Пумиськон" исемле күргәзмә ачылды.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 2 февралендә төнлә урыны белән: 

-буран, буран вакытында  күз күреме 1-2 км га кадәр начарлана;

- көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр көчле җил.

1 февральдән  пычрату чыганакларын автоконтроль системалары белән тәэмин итмәгән   өчен штраф салу турында закон үз көченә керә

Вакытыннан алда башкарылучы эш

Пенсиягә китүче гражданнар белән Пенсия фонды белгечләре алдан ук эш алып баралар. Бу максатта эш бирүчеләр белән  куркынычсыз элемтә каналлары буенча үз хезмәткәрләренә пенсия эше макетын алдан ук  формалаштыру өчен  РПФ органнарына   мәгълүмат бирү турында килешүләр төзелгән.  Бүгенге көндә шундый 50 меңгә якын килешү төзелгән. 2021 елда 29 меңнән артык электрон түләү макеты формалаштырылган.

2022 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлегендә ел нәтиҗәләре буенча коллегия узды.

«Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» 1995 елның 22 декабрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясындагы 5 пункты нигезендә алкоголь продукциясен ваклап сату җайга салучы орган билгеләгән бәяләрдән түбән булмаган бәяләргә генә гамәлгә ашырыла.

Балалар китапханәсендә бөек рус рәссамы, искиткеч пейзажист Иван Иванович Шишкинның тууына 190 ел тулу уңаеннан «Урман тылсымчысы» исемле күргәзмә урнаштырылган.

27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Т.А. Маврина исемендәге "Түбән Новгород дәүләт балалар китапханәсе» тарафыннан оештырылган «Блокада турында укыйбыз» акциясе бу вакыйгага багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International