ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2021 ел
җомга

Роспотребнадзор тире коңгызлары - тундра зонасыннан тыш, бөтен җирдә диярлек таралган коңгызларның чагыштырмача зур булмаган гаиләсе булуын искә төшерә. Күпчелек төрләре биналарда очрый һәм төрле азык-төлеккә, хайваннардан һәм үсемлекләрдән алынган материалларга зыян сала. Тире һәм күн чималы, мех, каурый, йон һәм йон эшләнмәләре, ит һәм ит продуктлары, сыр, коры сөт, киптерелгән һәм ысланган балык, музей экспонатлары, зоологик һәм энтомологик коллекцияләр, гербарийлар, китаплар, ашлык һәм аны эшкәртүнең кайбер продуктлары зыян күрә.

6 октябрь көнне Бәзәкә авыл мәдәният йортында Туган телләр һәм Халыклар  бердәмлеге елы кысаларында "Бер очрашу-бер гомер"дип исемләнгән яңа иҗат сезоны ачылды.


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында 6 октябрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре әби-бабайлар һәм аларның оныклары белән утырмалар үткәрделәр.

Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 8 октябрендә төнлә һәм көннең беренче яртысында урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк.

7 октябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен М.Ю. Лермонтовның туган көне уңаеннан «Мин кешеләр арасында гамьсез мосафир» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

7 октябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре шагыйрь Сергей Есенин иҗатына багышланган 1 нче мәктәп укучылары өчен «Алтын аланлык» дип исемләнгән музыкаль-шигъри сәгать үткәрделәр.

Монай авылы китапханәчесе Ахмедова Н.В. укучылар белән Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Бердәм гаиләдә» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде.

Илнәт авыл китапханәчесе "Василек» балалар бакчасы нәниләрендә кунакта булды һәм «Туган телдә сөйләшик»дип исемләнгән әдәби минут үткәрде.

5 нче октябрь Халыкара укытучылар көне уңаеннан Тойгуҗа авылы китапханәсендә ”Укытучы ихтирамга лаек” дип аталган әдәби аралашу сәгате үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International