Мобилизацияләнүчеләрнең керемнәре бала туу һәм тәрбияләү буенча бердәм пособие алу мөмкинлегенә тәэсир итми, дип билгеләп үтте РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова Татарстан Республикасы Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары турында турыдан-туры эфир кысаларында.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 29 декабрендәге 2516 номерлы карары нигезендә, элек билгеләнгән планнан тыш контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрү өчен нигезләрнең тулы исемлеге 2023 елда актуаль.
Бүген администрациядә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары рәислегендә алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча Координация советы узды.
Барлык эшләр дә планлаштырылган график буенча уза. Актлар залында инде булачак сәхнәнең башлангыч эшләре башланды, ул күп баскычлы булачак. Барлык кирәкле коммуникацияләрне тоташтыру эше башкарылды. Спорт залында дивар панельләрен монтажлауга керештеләр. Проект гадәттәгеләрдән аерыла, заманча дизайнны алдан ук расладылар, материалларны җентекләп сайладылар.
Татарстан Республикасы Президентының 2023 елның 29 гыйнварындагы ПУ-79 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасында шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яисә Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары халкына хезмәт күрсәтүче муниципаль милектә булган акционер җәмгыятьләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында социологик сораштыру уздырыла.
2023 елның 17-19 февралендә Кама Аланы шәһәр тибындагы поселокта 21 яшькә кадәр яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында тхэквондо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта Россиядә теркәлмәгән каты авыру балаларны дәвалау өчен дарулар сатып алганда " Круг добра" фондын өстәлгән бәягә салымнан азат итү турындагы закон проекты кабул ителде.
2023 елдан башлап, ата-аналар, туу чиратына һәм гаиләдә күрсәтелгән яшьтәге балалар санына карамастан, һәр 3 яшькә кадәрге бала өчен ана капиталыннан айлык түләү ала алалар.
2023 елның 1 гыйнварыннан гражданлык-хокукый характердагы шартнамәләр төзелгән хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган гражданнар яңа хокуктан -вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ана булу белән бәйле пособиеләр алу белән файдалана алалар
Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 15 апрельгә кадәр иминләштерүчеләрнең икътисадый эшчәнлегенең төп төрен раслау буенча еллык кампания уза