ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүне башкару сроклары турында хәбәр итә.

Эшләгән пенсионерга эштән киткәннән соң пенсия, барлык индексацияләрне исәпкә алып, эштән азат ителү аеннан соң килгән айдан исәпләнә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында йогышлы авыруларның, шул исәптән аеруча куркыныч, Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы булды.

Татар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең лагерьга йөрүче балалары белән “Табигать - тиңсез хәзинә” дигән экологик уен үткәрелде.

15 июнь көнне Песәй авыл китапханәсе укытучылар  Әхмәтгәрәева Г.Г. һәм Фаттахова А. А. белән берлектә мәктәп яны лагере балалары өчен "Балыкчы балыкчыны ерактан күрә"дип исемләнгән экологик-танып-белү уены үткәрделәр.

14 июнь көнне Монай авыл китапханәсендә укучылар өчен “Петр 1. Кем ул?» дигән тарих сәгате узды.

Бөрешле авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә Бөрешле мәктәп яны лагере балалары өчен  Петр I  тууның 350 еллыгына “Рус җирен данлаучы” дигән  тарихи дәрес уздырды.

14 июнь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 20 нче гасырның күренекле шагыйре Роберт Рождественскийның тууына 90 ел тулу уңаеннан «сагышның секундлары турында уйлама...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать уздырдылар.

Муниципаль берәмлек оешмаларының һәм предприятиеләренең моңарчы күрелмәгән дәүләт ярдәме чараларын куллану мөмкинлеге бар - иминият кертемнәрен түләүне кичектерү, ул асылда дәүләт тарафыннан процентсыз кредит булып тора.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: « 2022 елның 16 июнендә көндез һәм кич,  17 июнендә төнлә ( 16 июнь 12 сәгатьтән 17 июнь 7 сәгатькә кадәр) Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгырлар, көчле яңгырлар, боз,  җилнең тизлеге 15-20 м/с, урыны белән 24 м/с га кадәр саклана».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International